Руль артына “Дакар” ралли-рейдында күп тапкырлар катнашкан Владимир Чагин, Фирдәвес Кәбиров һәм Илгизәр Мәрдиев утырачак. Чагин белән бергә штурман Сергей Савостин һәм механик Эдуард Николаев бара. Кәбиров экипажында шулай ук Андрей Беляев һәм Андрей Мокеев, Илгизәр Мәрдиев экипажында исә аның улы Айрат Мәрдиев, штурман сыйфатында Вячеслав Мизюкаев чыгыш ясаячак. Россия спортчысы Олег Уперенко тагын бер шәхси "Mercedes" экипажының штурманы булачак.
“Дакар” ветераннары Леонид Новицкий һәм Олег Тюпенкин 316нчы номерлы BMW, Алексей Беркут һәм Антон Николаев 348нче номерлы "Mitsubishi", Борис Букатов һәм Сергей Додонов 349нчы номерлы "Mitsubishi" руле артына утырачак. Марафонда шулай ук Buggy (356) прототибында Ярослав Соловьев һәм Константин Жильцов, Илья Кузнецов һәм Андрей Нешин (369), Александр Мироненко һәм Сергей Лебедев (370, икесе дә "Mitsubishi"да), "Nissan"да (370) Павел Логинов һәм Кирилл Шубин, "Toyota"да (474) Виктор Волков һәм Алексей Кузьмич катнаша. Француз Денис Шургер Россиянең тагын бер узышчысы Александр Бараненконың штурманы булачак.
Быелгы, исәп буенча 31нче “Дакар”да барлыгы 500дән артык экипаж катнаша. Аларның барысы да техник тикшерү узды инде һәм беренче этапның стартына әзерләнәләр. Соңгысының озынлыгы 733 чакрым тәшкил итәчәк, шуның 371 чакрымы махсус участокларга туры килә.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.