Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
“Россия студент язы-2009” конкурсы 5 номинация буенча җиңүчеләрне билгеләячәк
2009 елның 8 мае, җомга
7 май көнне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә “Россия студент язы-2009” Бөтенроссия фестиваленың Казанда булачак финалы хакында фестивальның башкаручы директоры Марат Бохараев һәм региональ координаторы Марина Быкова аңлатма биреп, фестиваль барышында Татарстан студентларыннан кимендә 120 волонтер (һәр югары уку йортыннан 7-10 студент) җәлеп ителәчәге һәм аларның делегацияләргә беркетеләчәге хакында игълан иттеләр. Әлеге чара 14 майда гына башланса да, 6 дистәдән артык төбәктән киләчәк делегация белән волонтерлар хәзердән үк элемтәгә кереп танышып куйган, аларның төбәк үзенчәлекләрен өйрәнгән. Волонтерлар өчен “Россия студент язы” һәм Казанның үз “Студент язы” фестивальләренең эмблемалары, шулай ук Казан Универсиадасы символикасы төшерелгән рюкзаклар, футболкалар, блокнот, каләм һ.б. кирәк-яраклар әзерләп куелган, оештыру җыелышы үткәрелгән. Шунысын да искәртик: Универсиада уздырырга әзерләнә торган Казан өчен волонтерлык хәрәкәте буенча бу зур күләмле чара “беренче чирканчык”, тәҗрибә туплау өчен җирлек санала.
Ләкин, оештыру эшләренең студентларны кабул итү, кунакханәләргә урнаштыру, аларны тукландыру, транспорт һ.б. белән тәэмин итү кебек күп мәсьәләләре хәл ителсә дә, әлегәчә республика данын фестивальда якларга тиешле үз командабызның составына кемнәр керүе мәгълүм түгел. М.Быкова сүзләренчә, 5 номинация буенча 5 коллектив яки аерым башкаручы тәкъдим ителәчәк, хәзерге вакытта һәр урынга 7-10ар кандидат, шулар арасыннан иртәгә җыелма командага сәләтлеләр сайлап алыначак. Номинацияләр исә вокал, бию, театр һәм оригиналь юнәлешләр, төбәк программалары буенча билгеләнә, шулай ук журналистика буенча аерым номинация дә каралган.
МА "Татар-информ", 2009 елның 8 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз