Бөек Җиңүнең 64 еллыгы уңаеннан бүген Кремльдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын тантаналы кабул итү узды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуга шул шанлы көннәрнең тере шаһитлары - фронтларда һәм тылда җиңү таңын якынайтуга зур өлеш кертүчеләр, ветераннарның республика иҗтимагый оешмаларын җитәкләүчеләр - барлыгы 70 кеше килгән иде. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов белән Борис Кузнецов, Дан орденнарының Тулы кавалеры Рифкат Гайнуллин, ТР Бөек Ватан сугышы инвалидлары җәмгыяте рәисе, СССР һәм РФ почетлы ветераны Әгъләм Камалов, 19 яшендә элемтәче булып фронтка киткән, Сталинградны азат итүдә катнашкан, Изюм шәһәре өчен барган көрәштә авыр яраланып, инвалид калган Валентина Макова, Сталинград, Украина фронтларында хәрби фельдшер булып көрәшкән, бик күп орденнар һәм медальләр иясе Георгий Кирсанов, бердән-бер татар партизанкасы Чәчкә Закирова һ.б. бар.
Очрашу ачык һавада театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Дәһшәтле 1941 елның 22 июнь иртәсе, фронтка озату ачысы, күз яшьләре, югалту газабы, өмет белән якыннарының кайтуын көтү, Җиңү иртәсе китергән шатлык - боларның барысы артистлар уены ярдәмендә ветераннарның күз алдыннан кабат узды.
Җиңү иртәсе бездән ерагайган саен, аның кыйммәте тагын да арта бара. ТР Президенты Минтимер Шәймиев моңа үзенең чыгышында тагын бер кат игътибар юнәлтте: "Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Бу бәйрәм көнендә йөрәкләр ил халкының батырлыгына горурлык хисе белән тула. Җиңү бәйрәмен мин юбилей елына бүлеп аерып карамас идем. Чөнки бу бәйрәм елдан-ел кадерлерәк була бара. Җиңү көненең кыйммәте, аеруча, соңгы елларда арта бара. Җиңү бәйрәме Сезнең катнашыгыз белән уза, бу -кабатланмас көннәр. Якты дөнья күреп, шушы көнне бәйрәм итү үзе бер бәхет. Бу бәхет үзеннән-үзе килмәгән, ул Сезнең кул белән тормышка ашырылган бәхет. Бу җиңүне Сез һәм инде арабыздан киткән миллионлаган ветераннар китерде. Шуңа да аның бәһасе бик зур. Бүгенге буын Сезгә рәхмәтле, иң мөһиме: бу бәйрәмнең, Ватанның кадерен белергә лаеклы булырга, бу Җиңүгә күпме көч һәм хезмәт куелганын белергә тиеш", -дип белдерде республика башлыгы. Минтимер Шәймиев кылган барлык батырлыклары, гамәлләре өчен рәхмәт белдереп, сугыш һәм тыл ветераннарына сәламәтлек теләде. Очрашуда Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов белән Борис Кузнецовка, Дан орденнарының Тулы кавалеры Рифкат Гайнуллинга (бүген Россиядә әлеге бүләккә ия ветераннар өчәү генә калган) илнең югары дәүләт бүләге -"Хәрби дуслыкны ныгыткан өчен" медале ( "За укрепление боевого содружества") тапшырылды.