М.Шәймиев предприятиеләргә карата кулланылучы бөлгенлек процедуралары белән канәгать түгел

2009 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, бер яктан, арбитраж судларга мөрәҗәгатьләр саны артуга шатланырга гына кирәк. Бу гражданнарның әлеге судларга ышанычының югары булуын дәлилли. Ул бу фикерен РФ Арбитраж судлары җитәкчеләренең 2008 ел йомгакларына һәм киләчәккә стратегия билгеләүгә багышланган киңәшмәсендә җиткерде.

Республика башлыгы белдергәнчә, арбитраж судлар Россия тарихында яңа институт. Аңа гражданнарның инициативаларын гамәлгә ашыру процессының нормаль яшәвен тәэмин итү вазифасы йөкләнгән. Президент ассызыклаганча, арбитраж судьяларның күбесе гражданлык судларында эшләү буенча бай тәҗрибә туплаган кешеләр. Алар бу тәҗрибәне яңа шартларда эшләгәндә куллана. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, бүген зур тарихлы гражданлык судларында да җитешсезлеләр бар. Яңа институт булган арбитраж судлар да аннан азат түгел. "Сез яңа суд традицияләренә нигез салучылар. Арбитраж судлар яңартылган эчтәлектә эшләргә тиеш", -дип ул залда утырган суд рәисләренә мөрәҗәгать итте.

Арбитраж судлар предприятиеләр белән бәйле икътисади бәхәсләрне хәл итү белән шөгыльләнә. Президент чыгышында, проблемалы предприятиеләргә карата алып барылган бөлгенлек процедуралары белән канәгать булмавын белдерде. "Бүген илдәге бөлгенлеккә чыгару процедурасы канәгатьләндерә алмый. Бүгенге шартларда ул үзен файдасыз инструмент буларак күрсәтте. Әллә бу процесс дөрес куелмаган, әллә җәмгыять әлегә моңа әзер түгел", - дип белдерде ул. Президент ассызыклаганча, әлегә илдә гражданлык хокукы да тулысынча үтәлми, ә инде чагыштырмача яңа хуҗалык мөнәсәбәтләре хокукы ерак төшенчә булып кала. Аның фикеренчә, моны аңлау өчен берникадәр вакыт таләп ителәчәк.

Минтимер Шәймиев белдергәнчә, банкротлыкка җиңел генә карау дөрес түгел. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бүгенге хәлләренә карап, кайбер тармакларны тулысынча бөлгенлеккә чыгарып булыр иде. Мәсәлән, шул ук авыл хуҗалыгын. Ләкин бу мөмкин эш түгел. Тармаклардагы проблемалар, ил күләмендәге глобаль проблемаларга тоташкан. Әгәр илдә таможня сәясәте кагыйдәләре үзгәрми икән, икътисади эшчәнлекнең аерым өлкәләре, тармаклары бөлгенлеккә чыгачак, ди ул. Президент бу катлаулы мәсьәләне хәл итү өчен арбитраж судлар закон чыгару инициативалары белән чыгарга тиеш, арбитраж судлар эшчәнлеге, илнең үсеше өчен кирәкле кануннарны камилләштерергә кирәк, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International