Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Президенты Кремльдә Бөекбритания илчесе белән очрашты
2009 елның 29 апреле, чәршәмбе
Татарстанга танышу сәфәре белән Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия берләштерелгән корольлегенең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Анн Прингл килде. Бүген илчене Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.
Илченең бу юлы сәфәр программасы кыска булса да, Президент аның Татарстанга килүе бер сәфәр белән генә чикләнмәс дигән өметтә калды. Аның сүзләренә караганда, Бөекбритания илчеләре элек-электән Татарстанны игътибар үзәгеннән калдырмый. Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, дипломатик институтлар вәкилләренә мәгълүмат алмашу һәрчак кирәк. Югыйсә, Россия составындагы эре төбәкләр белән танышмый торып, илне эчтән аңлау кыен булыр иде.
Минтимер Шәймиев очрашуда республикадагы икътисади вәзгыять, аңа кризисның йогынтысына да тукталып узды. Аның аңлатуынча, кагыйдә буларак, аннан иң яхшы эшләүче төбәкләр күбрәк зарар күрә. Ныклы үскән, икътисады 60 процентка бәйле республикага да кризис тәэсир итми калмады. Президент белдерүенчә, соңгы елларда Татарстанда нефть химиясе, химия, машина төзелеше өлкәләрендә югары технологияле эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырылды. Аларга чит илләрдән һәм Россиядән кредит ресурслары җәлеп ителде. Президент кризис нәтиҗәсендә, кредитлар буенча хезмәт күрсәтүдә хәзер кайбер кыенлыклар булуын да искәртте. "Ләкин, ничек кенә булмасын, бу көчле төбәкнең кыенлыклары", -дип искәртте ул.
2008 ел йомгаклары буенча, Бөекбритания Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 16 урында. Узган ел, ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме, 2007 ел белән чагыштырганда 1,27 тапкырга үсеп, 433 млн. доллар тәшкил иткән. Татарстанда Бөекбритания компанияләре катнашында төзелгән 13 уртак предприятие эшли. Шуларның иң зурысы - "ICL-КПО ВС" ААҖ. Бүгенге көндә Бөекбритания Татарстанның әйдәп баручы инвесторы санала. Узган ел бу илдән безгә 44,4 млн. долларлык инвестицияләр кергән. Алар транспорт һәм җиһазлар җитештерүгә, химик сәнәгатькә тотылган. Агымдагы ел башына булган мәгълүматларга караганда, республикага җәлеп ителгән Британия инвестицияләре күләме 282 млн. доллар тәшкил итә.
Әмма Бөекбританиянең Россия күләмендә эре инвестор булып саналуына карамастан, ике арада әле тиешле сәүдә багланышлары юк. Очрашудан соң журналистлар белән булган әңгәмәдә Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия берләштерелгән корольлегенең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Анн Прингл шулай дип белдерде. Илче Татарстанга сәфәре барышында Британия инвесторлары өчен яңа мөмкинлекләр кырын өйрәнү максатын куйган.
Илченең бу вазифада республикага беренче генә сәфәре булуга карамастан, аның Татарстан икътисады турында шактый хәбәрдар булуы аңлашыла. Ул биредә Британия инвестицияләре өчен күп мөмкинлекләр бар дип исәпли. Шул ук вакытта аны Татарстаннан Англиягә туры авиарейслар булмавы борчый. Аның фикеренчә, бу уңайсызлык ике арадагы сәүдәне үстерүгә беркадәр тоткарлык тудыра. Очрашуда катнашкан ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе-Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов белдерүенчә, Универсиадага "Казан" халыкара аэропорты реконструкцияләнгәч, Татарстан башкаласыннан яңа авиарейслар ачу мөмкинлеге туачак. Тик ул чакта да бер проблеманы- турыдан-туры Казаннан Лондонга очар өчен визаны Мәскәүгә бармыйча гына алу мәсьәләсен хәл итәсе кала әле.
Илче журналистлар белән очрашуда Лондон белән Казанны икътисады багланышлардан тыш, халыкара спорт ярышларының берләштерүенә дә игътибар юнәлтте. Бөекбритания башкаласы 2012 елда Җәйге Олимпия уеннарын, ә тагын бер елдан соң, Казан җәйге Универсиаданы кабул итәчәк. Бу өлкәдә тәҗрибә алмашу бик мөһим, дип саный Анн Прингл.
Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия берләштерелгән корольлегенең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесенең сәфәр программасында "ICL-КПО ВС" җәмгыятендә,"Идея" технопаркында, КДУ да булу, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры белән очрашу, Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булу каралган.
2009 елның 29 апреле
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз