27 апрель көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының VI киңәшмәсендә катнашучылар белән очрашты.
Очрашуда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы ягыннан - оешманың генераль секретаре Болат Нургалиев, Кытай Халык Республикасы мәдәният министры У Цай, Кыргыз Республикасы мәдәният һәм мәгълүмат министры Солтан Раев, Россия Федерациясе мәдәният министры Александр Авдеев, Таҗикстан Республикасы мәдәният министры Мирзошохрур Асрори, Казакъстан Республикасы мәдәният һәм мәгълүмат вице-министры Бәхтияр Сәйфуллаев; Шанхай хезмәттәшлек оешмасы күзәтүче илләре ягыннан - Иран Ислам Республикасы мәдәният һәм ислам ориентациясе министры Мөхәммәд Хөсәйн Саффар-Харанди, Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сәед Мәхмүд Реза Саджади, Һиндстан Республикасы туристлык һәм мәдәният министры урынбасары Джавхар Сиркар, Монголия мәгариф, мәдәният һәм фән министры урынбасары Куланда Чоной; Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президентының Тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча башлыгы Александр Терентьев катнашты.
Искәртеп узабыз, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының киңәшмәсендә катнашучылар Татарстан башкаласына кичә килде. Шул ук көнне алар Габдулла Тукайның тууына 123 ел тулуга багышланган чараларда катнашты, ТР Мәдәният министрлыгында Татарстанның иҗат яшьләре белән очрашты.
27 апрельдә Казан ратушасында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрлары VI киңәшмәсенең утырышы булды. Соңыннан Казан Кремлендәге "Хәзинә" Милли сәнгать галереясында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды.
"Сезне Татарстанның борынгы башкаласы - Казан шәһәренә аяк басуыгыз белән котлыйм", - дип каршылады очрашу кунакларын Минтимер Шәймиев. ТР Президенты Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре секретариатына оешма илләре мәдәният министрларының VI киңәшмәсен үткәрү урыны итеп Казанны сайлап алганнары өчен рәхмәт белдерде.
Республика башлыгының сүзләренә караганда, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы кысаларында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек актив җәелдерелгән. Киң колачлы проектлар зур территорияне биләгән һәм халкы күп булган илләрдә гамәлгә ашырыла. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең бай мәдәни мирасы бар, һәм яшьләргә аны саклау һәм буыннан буынга тапшыру мөһимлеген аңлатырга кирәк.
Татарстан Президенты Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларына бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны хөрмәтләп искә алганнары һәм аның тууына 123 ел тулуга багышланган чараларда катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерде.
"Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының VI киңәшмәсе барышында кунакларның Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышу мөмкинлеге булды", - дип хәбәр итте Минтимер Шәймиев журналистларга очрашу тәмамлангач. Аның сүзләренә караганда, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең бай мәдәнияте бар. Әлеге мәдәни мирасны, бүгенге көн технологияләренең бөтен потенциалын кулланып, киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Минтимер Шәймиев глобальләштерү шартларында күп нәрсәне югалтырга мөмкин, һәм аларны кире кайтарып булмаячак дип белдерде. Соңгы вакытларда гаммәви мәгълүмат чараларында Бердәм дәүләт имтиханының бары тик рус телендә генә тапшырылуына карата борчылу белдерелә. Ә бит Татарстанда ике дәүләт теле.
"Әлбәттә, рус әдәбиятын һәм рус телен шул телдә тапшырырга кирәк. Әмма татар телендә укытыла торган фәннәр дә бар, һәм барлык фәннәрне дә бары тик рус телендә генә тапшырырга мәҗбүр итү омтылышы үзен акламый, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Мин бәхәсле мәсьәләрне хәл итүдә ачкыч табачагыбызга шикләнмим".
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының VI киңәшмәсе кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак. 28 апрельдә Казанда иҗат интеллигенциясе һәм мәдәният эшлеклеләре белән язучы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган очрашу була.