24 апрель көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.
Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программасын эшләүгә бәйле мәсьәләләр очрашуның төп темасы булды. Очрашуда шулай ук милли мәктәпләрне тәмамлаучыларның бердәм дәүләт имтиханын тапшыруына һәм федераль дәүләт белем бирү стандартының милли-төбәк компонентын формалаштыруга бәйле проблемалар хакында фикер алышынды.
Очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан дәүләт университеты ректоры, ТР Югары уку йортлары ректорлар советы рәисе Мәгъзум Сәлахов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.