Рязаньда РФ Дәүләт Советы президиумы утырышы уза

2009 елның 22 апреле, чәршәмбе

22 апрель көнне Рязаньда РФ Дәүләт Советы президиумының "Яшьләрне армиягә әзерләү системасын камилләштерү турында" дигән мәсьәләгә багышланган утырышы уза. Утырышны Россия Президенты Дмитрий Медведев үткәрә.

Утырышта Дәүләт Советы президиумының эшче төркеме җитәкчеләре, Волгоград өлкәсе хакимияте башлыгы Николай Максюта һәм РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы, оборона министрының беренче урынбасары Николай Макаров докладлар белән чыгыш ясаячак.

Әлеге киңәшмәгә составына федераль һәм төбәк хакимияте органнары җитәкчеләре кергән Дәүләт Советының махсус эшче төркеме яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International