ТР Президенты Россиянең ФСБ Контрразведка хезмәте җитәкчесе белән очрашты

2009 елның 22 апреле, чәршәмбе

21 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россиянең ФСБ Контрразведка хезмәте җитәкчесе Олег Сыромолотов белән очрашты. О.Сыромолотов 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы һәм 2014 елгы Сочидагы Олимпия уеннары куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оператив штабның җитәкчесе булып тора, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Очрашуда Федераль куркынычсызлык хезмәтенең 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү вакытында куркынычсызлык тәэмин итүгә юнәлдерелгән оештыру һәм оператив чаралары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Олег Сыромолотов ТР Президентына 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасына әзерлек һәм үткәрү эшләре турында белдерде.

Очрашуда Россиянең ФСБ ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Евгений Вдовин, РФ Хисап палатасы аудиторы Александр Жданьков, Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International