Минтимер Шәймиев: "Ак Барс чемпионлыкка бару юлында зур уңышка иреште"

2009 елның 13 апреле, дүшәмбе


Татарстан Илбашы 11 апрельдә "Ак Барс"ны Россия чемпионатында җиңүе һәм Гагарин Кубогын яулавы белән котлады.

"Хөрмәтле татарстанлылар, хоккей яратучылар. Бүген Космонавтлар көнендә безнең "Ак Барс" хоккей командасы Гагарин Кубогына ия булды", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты "Татнефть аренасы"на килгән меңләгән җанатарларга "Ак Барс" Ярославльнең "Локомотив"ы белән хәл иткеч матчта җиңү яулагач.

"Плей-оффны караган кеше чемпионлыкка бару юлында зур уңышка ирешкән безнең "Ак Барс" командасы белән горурлана ала, - диде Минтимер Шәймиев. - Сез аңа авыр юл аша килдегез, ихтыяр көче һәм осталык күрсәттегез. Сез булдырдыгыз!"
"КХЛ оештыру үзен аклады, кыска вакытта хоккей иң югары дәрәҗәгә күтәрелде. Иң мөһиме – гадел җиңү мөмкин булды", - дип белдерде республика Президенты.

Минтимер Шәймиев аеруча команданың тренерлык штабын һәм Казан җанатарларына рәхмәт белдерде.
КХЛ президенты Александр Медведев һәм КХЛ директорлар советы рәисе Вячеслав Фетисов Алексей Морозов һәм Данис Зариповка Гагарин Кубогын тапшырды һәм "Ак Барс"ның иң яхшы хоккейчылары трофейны күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International