Татарстанга ике көнлек визит белән “Россия нанотехнологияләр корпорациясе”нең (“РОСНАНОТЕХ”) мәртәбәле делегациясе килде. Делегациягә корпорациянең генераль директоры Анатолий Чубайс җитәкчелек итә. 26 март көнне Кремльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев делегация әгъзалары белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров һ.б. катнашты.
Яңа Россия тарихында күренекле урын алып торган Анатолий Чубайсның Татарстанга моңарчы берничә тапкыр килгәне булса да, бу вазифада республикага әле беренче генә сәфәре. Ул “РОСНАНОТЕХ”ны узган елның сентябреннән генә җитәкли. Шуңа да сәфәр Татарстанның нанотехнологияләрне үстерү буенча мөмкинлекләре, башкарылган эшләр белән якыннан танышу, нанотехнологияләр өлкәсендә гамәлгә ашырырга теләгән юнәлешләр буенча Татарстан тәкъдимнәрен тыңлау максатын куя.
Бүген нанотехнологияләр үскән, алар нигезендә конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүче дөнья лидерлары булып 19 ил санала. Алар арасында АКШ, Көньяк Корея, Япония һәм Германия беренче позицияләрдә. Ә Россиягә килгәндә, ул әлегә түбән лигада. Шулай да соңгы 3 елда ил җитәкчелеге алып бара торган сәясәт бу юнәлештә алга ныклы адымнар ясарга, уңышлы фаразларга мөмкинлек бирә. Бүген Россиядә “Наноиндустрия инфраструктурасын үстерү турындагы” федераль программа гамәлгә ашырыла. 2007 ел ахырында “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” (“РОСНАНОТЕХ”) дәүләт корпорациясе төзелү бу өлкәдә өметле перспективаларга юл ачты. Чөнки бүген ил икътисадын инновацияле үсеш юлына күчерүдә нанотехнологияләргә әйдәп баручы тармак буларак зур өметләр баглана. Татарстанның моңа үзеннән зур өлеш кертергә мөмкинлекләре зур. Билгеле булганча, 2008 елның августында Татарстан белән “РОСНАНОТЕХ” арасында Нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек буенча 2015 елга кадәр исәпләнгән килешү имзаланды.
Бүгенге очрашуда әлеге дәүләт корпорациясе җитәкчесе Татарстан белән нанотехнологияләрне үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлекнең тактик түгел, ә нәкъ менә озак вакытлы булачагына басым ясады. “Моннан 15-17 еллар элек Татарстан заманча, тотрыклы, социаль юнәлештәге базар икътисады моделен төзү буенча катлаулы бурычны башкарып чыккан иде. Хәзер заман бизнесны үстерүнең чираттагы стадиясен таләп итә. Ә ул бизнесның башка сыйфатка күчеше, инновацияле икътисадтан гыйбарәт. Ул эре предприятиеләргә генә түгел, ә кече һәм урта бизнеска да йөз тота. Татарстанда инновацияле икътисадны үстерү өчен фәнни-техник потенциал да, инфраструктура да бар. Ул инде бу юнәлештә мая туплап өлгерде ”, - ди Анатолий Чубайс. Аның фикеренчә, кризистан соң ил икътисадының яңа тормышка кереп китүен диверсификация, инновацияле икътисад аша гына тәэмин итеп булачак. Ул белдергәнчә, Татарстандагы кебек фән, индустрия, сәнәгать үсеше буенча тупланган уникаль өлге Россиядә бармак белән генә санарлык. Бу ныклы базага Татарстан җитәкчелегенең уникаль потенциалын да кушарга кирәк. “Татарстан илдә нанотехнологияләр үсеше буенча база төбәге була ала һәм ул шулай булырга тиеш тә”, - дип белдерде Анатолий Чубайс.
Бүгенге көндә Татарстан “РОСНАНОТЕХ” ка үзенең заманча инновация проектлары буенча 17 заявка биргән. Шуларның берсе нанокомпозит материаллар нигезендә пленкалар җитештерүгә кагылышлы. Корпорация делегациясенә әлеге проект бүген “Данафлекс” җәмгыятендә презентацияләнәчәк. Анатолий Чубайс белдергәнчә, Татарстан тәкъдим иткән һәр инновация проекты җентекләп тикшереләчәк. Ул, аеруча, авиатөзелеш, нефть химиясе өлкәләрендәге проектларның зур өметләр уятуын билгеләп узды. Корпорация җитәкчесе шулай ук эшләнеп бетү стадиясендә генә булган проектларга да зур игътибар биреләчәген ассызыклады.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белдергәнчә нанотехнологияләр бүген һәм киләчәккә конкурентлыкка сәләтлелеккә юл ача. Дөнья базарында югары технологияле продукциягә сорау зур булуын һәм илдә югары технологиянең зур үсеш тенденцияләрен исәпкә алып, барлык алдынгы продукция гамәлдәге базарга чыгарга тиеш, дип саный ул. “Үзебезнең аерым инновацияле проектлардан финанслау ярдәме шартларында нәтиҗәләр көтәбез. Татарстан бүген бу өлкәдә күп эшләрне башкарырга сәләтле. Дәүләт корпорациясе тарафыннан аңлау бар. Республика бу эшне аның белән бергә алып барырга әзер”, - дип белдерде ул.