25 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә уздырылган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышын ачып, республика җитәкчесе комитетның узган елда булган беренче утырышында чишелеше озак вакыт таләп иткән бурычлар куелганлыгын искәртте.
Сугышта катнашучыларны торак, автотранспорт чарасы, дарулар белән тәэмин ителешкә төп игътибарны юнәлтеп, шактыен хәл иттек, дип билгеләп үтте ул. "Куелган бурычлардан транспорт белән тәэмин ителеш көн тәртибеннән алынды, бүген исә әлегә кадәр торакка ихтыяҗы булганнар белән эшнең торышы тикшерелә, дарулар белән тәэмин ителеш тә шулай ук", - дип, М.Шәймиев бу юлы республикада яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү һәм һәйкәлләрне, мемориаль комплексларны тәртипкә китерү мәсьәләләре каралачагын белдерде.
Оештыру комитеты составында булган үзгәрешләр белән таныштырып, ул яңа гына билгеләнгән ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновны, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельяновны, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарованы, ТР ветераннар советы рәисе Рәфис Әхмәтҗановны һәм ТР кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиевне атады.
Бу юбилейны бәйрәм итү уңаеннан РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан чаралар күрелүен, аерым алганда, быел 4 мартта "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел" медален гамәлгә кую турындагы Указ чыгаруын хәбәр итте. "Шушы уңайдан алдыбызга бурыч куела: беркем дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Җиңү көнен, юбилей даталарын зурлап билгеләп үтәбез, ләкин ветераннарның һәрберсенә игътибарыбызны җиткереп бетерә алганыбыз юк. Ветераннарның берсен дә күз уңыннан җуймаска! Юбилей алдыннан 64 еллыкны да яхшы итеп үткәрү бик әһәмиятле, шулай да, вакыт таләп иткән проблемалар һәм мәсьәләләрне хәл итү буенча бер көнгә дә соңга калмыйча, эшне башларга кирәк", - дип басым ясап әйтте Президент.
Утырыш барышында ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе Әхәт Юлашев сугыш ветераннарын транспорт белән тәэмин ителеш мәсьәләсендәге аерым проблеманы кузгатты. Аның сүзләренчә, ветераннар һәм инвалидларның 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә басмаганнары автотранспорт сорап мөрәҗәгать итә. "Алар башкалар кебек үк дәрәҗәдә, ләкин вакытында исәпкә басмаган. Ярдәм кирәк", - диюенә, ТР Президенты, аерым очракларда ярдәм күрсәтелгәне бар, ләкин хәзерге вакытта бу юнәлештә Россия Федерациясе күләмендә эш алып барыла, дип аңлатма бирде.