Сочида физкультура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышы уза

2009 елның 23 марты, дүшәмбе

23 мартта Сочида Россия Президенты Дмитрий Медведев физкультура һәм спортны үстерү Советы утырышын үткәрә. Утырышта Татарстан башлыгы Минтимер Шәймиев катнаша.

Көн тәртибенә 2014 елда Сочида Олимпиада үткәрүгә әзерлекнең барышы, 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлекнең барышы һәм студентлар спортын үстерүнең өстенлекләре, шулай ук физкультура һәм спортны үстерү буенча Президент советы эшче органнары турындагы мәсьәләләр кертелгән.

Россия Президенты спортка әзерлек буенча Көньяк федераль округта булыр, анда җиңел атлектика буенча Россия җыелма командасы спортчылары һәм тренерлар составы белән әңгәмә корыр дип көтелә. Аннары дәүләт башлыгы Сочи җылылык электр станциясен караячак, анда РФ Президентына электр станциясенең генераль планы һәм Сочи энергетикасын үстерү перспективалары тәкъдим ителәчәк. Шуннан соң РФ Президенты каршындагы Совет утырышы башланып китәчәк.

"Нигездә, Олимпия проектын гамәлгә ашыру буенча 2008 елга билгеләнгән барлык бурычлар да үтәлде, 2009 ел план-график нигезендә башланды", - диелә Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан әзерләнгән докладта. Министрлыкның элеккеге җитәкчесе Дмитрий Козак махсус вице-премьер сыйфатында Хөкүмәттә Уеннарга әзерлек өчен җавап бирә.

Белгечләр ассызыклап үткәнчә, "проектлаштыру стадиясеннән төзелеш стадиясенә күчүче объектларның саны артканнан-арта". Шулай ук Сочи энергетика районын энергия белән тәэмин итү, Олимпия уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү вакытында иминлекне тәэмин итү системаларын эшләү төгәлләнеп килә.

Козак тарафыннан тәкъдим ителгән соңгы хисаплар буенча, Сочида Олимпия объектларын төзү бәясе беренчел смета белән чагыштырганда 15 процентка киметелгән һәм ул 218 миллиард сум тәшкил итәчәк. Мисал өчен, җентекле дәүләт экспертизасы үткәрү нигезендә, Сочида дүрт боз сарае төзүгә тотылачак чыгымнарны беренчел смета белән чагыштырганда 7,5 миллиард сумга киметүгә ирешелгән.

Төбәкләр үсеше министрлыгында төзелеш эшләре күп санлы белгечләрне җәлеп итүне таләп итәчәк дип фаразлыйлар. Мисал өчен, "Олимпстрой" дәүләт корпорациясе объектларында 57000нән артык төзүче эшләячәк. Шунлыктан студентлар отрядларын файдалану мөмкинлекләре дә карала. Техника һәм төзелеш материаллары эшләп чыгару өчен Россия буенча 100 меңнән артык эш урыны булдырылачак. Кышкы Олимпия уеннарын үткәрү барышында Оештыру комитеты тарафыннан - 25000, ә Сочи хакимияте тарафыннан 50000 волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Шул рәвешчә илдә иреклеләр эшчәнлеген үстерү өчен база булдырылачак.

РФ Хөкүмәте Сочидагы Уеннарның "Олимпия мирасы" программасын әзерли. Олимпиададан соң шәһәр нык үскән инфраструктурага ия булачак, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылачак.

Бүгенге утырышта тагын бер мөһим спорт ярышына - 2013 елда Казанда узачак ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек мәсьәләләре дә карала. Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгында Универсиаданы үзенең әһәмияте ягыннан Олимпия уеннарыннан кала икенче урындагы Халыкара спорт чарасы дип атыйлар. Җәйге Универсиада 10 көннән дә озак дәвам итмәскә тиеш, бу вакыт эчендә спортның 25 төре буенча ярышлар узачак, аларда ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында 263 комплект медаль уйнатылачак.

Бүген спорт Советы алдында берничә оештыру мәсьәләсен хәл итү бурычы да тора. Мисал өчен, Совет составында Совет эшчәнлегенең барлык аспектлары буенча мәгълүмати-аналитик һәм эксперт эшләрен үткәрү өчен 14 эшче төркем оештырырга тәкъдим ителә, дип хәбәр итә "ИТАР-ТАСС".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International