21 март көнне “Яшел Үзән муниципаль районы” муниципаль берәмлеге советының 41-нче сессиясендә район башлыгы Геннадий Емельянов үз вәкаләтләреннән азат ителде. Элек “Серго исемендәге завод” (“ПОЗИС") җитештерү берләшмәсен җитәкләгән Радик Хәсәнов муниципаль берәмлекнең яңа башлыгы итеп сайланды.
Яшел Үзән муниципаль районы Советы сессиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
ТР Президенты сәламләү сүзендә Геннадий Емельяновның эшен уңай бәяләде. Хәзер ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасында аңа тагын да күбрәк эшләргә кирәк булачак.
Республика Илбашы сүзләренчә, юл төзелеше Татарстанны үстерү өстенлекләренең берсе булып тора. Кризис шартларында да юл тармагын финанслау күләме кимемәячәк. Хәзерге вакытта юллар заманча таләпләргә туры килми һәм икътисадны үстерү, яшәү сыйфатын күтәрүдә “тар урын” булып тора. Соңгы елларда республикада эре юл проектлары гамәлгә куела башлады. Татарстанда юл челтәрен үстерү эшләре киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Минтимер Шәймиев кешеләрне эш белән тәэмин итәчәк кризиска каршы масштаблы проектларның берсе – Казанда 2013 елгы Универсиада объектлары төзелеше, - дип билгеләп үтте. Татарстан башкаласында Уеннар үткәннән соң Универсиада авылы урынында җиһазлануы буенча иң яхшылар рәтендә булган заманча студентлар шәһәрчеге пәйда булачак.
ТР Президенты сүзләренчә, кризис шартларында төп бурыч – социаль кризисны булдырмау. “Яшел Үзән районы кризисны җиңелрәк кичерәчәк,” – дип белдерде ул һәм шәһәр өчен әһәмиятле предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, агросәнәгать комплексы тотрыклы эшләгәндә кризис халыкның яшәү сыйфатларына йогынты ясамас, дип ышаныч белдерде.
Минтимер Шәймиев Яшел Үзән районы башлыгы вазифасына кандидат буларак Радик Хәсәновка бәяләмә биргәндә, Радик Шәүкәтович районны эчтән яхшы белә, дип билгеләп үтте. Үз вакытында ул “ПОЗИС”та мөмкин түгел диярлек эшләр башкарды, кризис шартларында производствоны саклап кала алды.
Район советы сессиясендә катнашкан 44 депутатның 42се Радик Хәсәнов кандидатурасы өчен тавыш бирде һәм ул Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.
Р.Хәсәнов яңа вазифада сәламләү сүзендә республика җитәкчелегенә ышаныч белдергәне өчен рәхмәт белдерде. “Бу шәһәрдә 33 елга якын яшим, бөтен шәһәрне диярлек беләм. Мин яшелүзәнлеләр белән горурланам, биредә үзенчәлекле иҗат кешеләре яши”, - дип белдерде ул. Яшел Үзән халкы теләктәшлеге белән киләчәктә дә сәнәгать һәм фән өлкәсен үстерүгә ышаныч белдерде. “Яшел Үзән матураячак, ә шәһәр предприятиеләре продукциясе бөтен дөньяга таралачак”, дип ассызыклады ул.
Элеккеге район башлыгы, хәзерге ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов сессиядә ясаган чыгышында 5 ел эшләү дәвамында Яшел Үзәнне һәм аның халкын яратып өлгерүе турында билгеләп үтте һәм аларга рәхмәт белдерде.
Геннадий Емельяновка Яшел Үзән шәһәре һәм районын үстерү эшчәнлеге өчен ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.