Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы уза
2009 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
19 март көнне Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы уза. Сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында депутатлар парламент рәисе итеп Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителгән депутат Фәрит Мөхәммәтшинны сайлады. Аның кандидатурасын яшерен тавыш бирү барышында 90 депутат хуплады. КПРФ партиясеннән Хафиз Миргалимов 7 тавыш җыйды.
Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар алдында чыгыш ясап, парламентка сайлаулар вакытында халыкның, "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш биреп, гадәти булмаган вакытта хакимияткә ышаныч белдерүен билгеләп үтте. Спикер, алга таба эш юнәлешләрен билгеләп, оппозициянең конструктив тәкъдимнәрен исәпкә алып эш алып барырга җыенуларын әйтте.
"Депутатлар республиканың иминлеге өчен эшләячәк", - диде спикер һәм булган тәҗрибәне кулланып эш алып барырга вәгъдә бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашу вакытында алдагы 5 елда парламентның конструктив эшен оештыру зарурлыгын, икътисади кризис шартларында моның җиңелдән булмаячагын билгеләп үтте. "Алда проблемалар аз түгел. Без халык фикерен тыңлап эшләргә тиеш булабыз", - диде ул һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү, халыкны эш белән тәэмин итүнең көн үзәгендә торачагын ассызыклап үтте.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшинны котлап, аның яңа чакырылышта да ТР парламенты белән уңышлы идарә итүенә ышаныч белдерде. "Ул ышанычлы, тәҗрибәле һәм моны халыкка эше белән күрсәтә", - диде Президент Фәрит Мөхәммәтшин турында.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев чыгышында депутатларны халыкның ышаныч күрсәтүе белән котлады. "Сайлаулар сезгә ТР Конституциясе тарафыннан билгеләнгән хокукларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде", - диде Президент.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында бүген төрле партияләрдән спикерлыкка дәгъва иткән кандидатларның конструктив эшчәнлек яклы булуларын бик әһәмиятле дип билгеләп үтте. "Партияләр, халыкның фикерен исәпкә алып, стратегик бурычларны чишәргә тырыша", - диде ул. Президент шулай ук икътисади кризисның Россиягә, шул исәптән Татарстанга нык йогынты ясавын һәм шул нисбәттән "кризис китергән авырлыкларны үтәр өчен бик күп эшләргә туры киләчәген" белдерде.
М. Шәймиев сүзләренчә, бу кризис социаль кризиска әйләнергә тиеш түгел. Президент үз чыгышында инде бер генә кризис булмавын, ул вакытларда пенсияләр һәм хезмәт хакы түләү белән проблемалар килеп чыгуын, нефть скважиналарының зыянга эшләвен билгеләп үтте. "Хәзер вәзгыять андый булмаячак. Безгә тормыш сыйфатын саклап калырга кирәк", - дип, Президент, көн үзәгендә эшсезләрне арттырмау мәсьәләсе торуын белдерде. М. Шәймиев бу нисбәттән җирлекләрдә эш урыннарын югалтмауга басым ясады. "Бу очракта безгә соңыннан аякка басарга җиңел булачак. Без үзебездән торганны төптән уйлап эшләргә тиешбез. Кабул ителгән карарларның да вакытында үтәлүе зарури", - диде Президент.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында, депутатларның нинди юл белән сайлануына карамастан (партия исемлеге яки бер мандатлы округлар буенчамы), халык белән элемтәне нык тотарга чакырды. "Без шундый вакытта яшибез - халык очрашуларга мохтаҗ. Аларга дәүләт дәрәҗәсендә алып барылган эшләр турында җиткерергә кирәк. Депутат булып сайлану - җаваплылык ул", диде Президент. Ул халыкның авыр вакытта хакимияткә өмет баглавын белдереп, халыкка якынрак булырга чакырды.
2009 елның 19 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз