"Универсиада" авылы төзелеше Россия бюджетыннан финансланачак

2009 елның 18 марты, чәршәмбе

17 мартта Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасыннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев катнашты.

"Без монда федераль бюджет хисабына финанслана торган Универсиада объектлары исемлеге буенча фикер алышырга җыелдык", - диде Игорь Шувалов. Аның сүзләренчә, кризис белән бәйле рәвештә, күп кенә проектлар үз бюджетларын оптимальләштерә, ә кайбер яңа проектлар башланмый, әмма 2013 елгы Универсиада мөһим проект. "Безнең өчен Казанда югары дәрәҗәдәге студентлар шәһәрчеге пәйда булу мөһим, - дип ассызыклады ул. - Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинга җиткерелде. "Универсиада" авылы төзелеше элек планлаштырылганча, Россия бюджетыннан финансланачак дигән карар кабул ителде. 2009 елда Универсиада объектларын финанслауга 3,6 миллиард сум юнәлдереләчәк".

Утырыш тәмамлангач РФ спорт министры Виталий Мутко журналистларга Казанда универсиадага әзерлек план буенча бара дип сөйләде. "Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Владимир Путинның актив позициясендә федераль бюджет исәбенә студентлар шәһәрчеге төзелеше турында карар кабул ителде. Универсиада объектлары төзелгәч, Казан төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә мөмкин булган зур спорт үзәге булачак", - дип ышана ул.

Оештыру комитеты утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Универсиаданы финанслау карары Россия икътисадына йогынты ясаучы дөньяви финанс кризисы шартларында кабул ителә. Шулай да В.Путин теләктәшлеге белән "Универсиада" авылы төзелеше турында карар кабул ителде. "Бу бик мөһим карар, - дип ассызыклады М.Шәймиев. Татарстан Универсиаданы үткәргәч спортның җәйге төрләрен үстерү буенча Россия үзәкләренең берсе булачак. Хәзер Универсиада объектлары төзелеше өчен вакытны нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Шулай ук Казанның 1000 еллыгына әзерлек вакытында тупланган тәҗрибә дә ярдәм итәчәк.

"Универсиада" авылы үз вакытында төзеләчәгенә шигем юк, - дип дәвам итте ТР Президенты. -Универсиада югары дәрәҗәдә һәм сыйфатлы үтәргә тиеш". Татарстан Илбашы чарага әзерлек бер үк вакытта кризиска каршы программа да булып тора, кешеләрне эшле итәргә мөмкинлек бирәчәк. Универсиаданың бөтен объектлары да 2012 елга әзер булачак, дип ышандырды утырышта катнашучыларны ТР Президенты.

Казанга федераль бюджеттан 7 миллиард сум бүлеп биреләчәк, аның 1,2 миллиарды спорт объектлары һәм Универсиада авылы төзелеше өчен юнәлдереләчәк, калганы - төзелешнең беренче этабына.

Универсиаданың якынча бюджеты түбәндәгечә төзелгән: 25 млрд. сум яңа спорт объектлары төзелешенә, 11 млрд. сум Универсиада авылына, 40 млрд. сум юл коммуникацияләрен үстерүгә, 30 млрд. сумы Казан метросы төзелешенә сарыф итү планлаштырыла. Якын арада коммерцияле булмаган автоном "2013 елга Универсиада дирекциясе" оешма булдыру ниятләнә, киләчәктә ул бюджет органнары һәм уеннарның иганәчеләре белән эшләргә тиеш булачак.

Искә төшереп үтәбез, 2013 елда Казанда Универсиада вакытында 48 спорт объекты һәм корылмалары - Үзәк стадион, "Баскет-холл", Чирәмдәге хоккей үзәге, "Татнефть-арена" һәм башкалар файдаланачак. Универсиаданың бюджеты 604 миллион евро тәшкил итә.

Казанда 45 мең урынга исәпләнгән яңа стадион, Теннис академиясе, Спортның су төрләре үзәге төзелә башлады. 10 мең спортчы һәм 1 меңгә якын персонал сыя торган Универсиада авылы төзү планлаштырыла. "Казан" Халыкара аэропорты 2012 елда ук бер сәгатьтә 2 меңгә кадәр пассажир кабул итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International