Казанда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды

2009 елның 6 марты, җомга

8 Март алдыннан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Биредә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Гүзәл затларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тәбрик итте.

Быел конкурс 12нче тапкыр үткәрелде, анда Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан 158 кеше катнашты. Мәдәни-күңел ачу үзәге сәхнәсеннән чын геройлар - мушкетерлар, гусарлар һәм гардемариннар хатын-кызлар адресына үзләренең музыкаль котлауларын җиткерделәр.

Быел "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы "Хатын-кыз - бизнес-леди" (шәһәр һәм төбәк бизнесында лидерларның берсе дип табылган эшкуар хатын-кызга тапшырыла); "Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе" (укучыларга белем бирү һәм тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кыз педагогка тапшырыла); "Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе" (җәмгыятьтәге катлаулы проблемаларны хәл итү, гражданнар җәмгыяте төзү хакына үз тирәсенә социаль яктан актив гүзәл затларны берләштерүгә ирешкән, үзен талантлы оештыручы һәм иҗтимагый хәрәкәт лидеры итеп таныткан хатын-кызга тапшырыла); "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" (сәнгать, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызга тапшырыла); "Хатын-кыз - ана" (балаларга тәрбия бирүгә җаваплы каравы белән зур хөрмәт казанган хатын-кызга тапшырыла); "Хатын-кыз - ел үрнәге" (һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызга тапшырыла) номинацияләре буенча үткәрелде.

Ир-атлар да читтә калмады, алар өчен "Ир-ат - игелекле йөрәк" һәм "Ир-ат - лидер" номинацияләре булдырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан конкурста "Сугыш - хатын-кызлар өчен түгел" дигән яңа номинация гамәлгә куелды. Әлеге номинациядә катнашучыларның барысы да (барлыгы 12 кеше) җиңүче дип табылды.

"Хөрмәтле хатын-кызлар, ел саен конкурска нәтиҗәләр ясаганда без тагын бер тапкыр шуңа гаҗәпләнәбез: республикабызда хөрмәткә лаеклы гүзәл затлар гаять күп, алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алуы да бик кыен", - дип ассызыклады бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева. Ул конкурсның зона турларын үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан муниципаль районнары хакимият башлыкларына рәхмәт белдерде.

"Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр һәм әбиләр! Шәхсән үз исемемнән, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, сезгә сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Сез моңа чын-чынлап лаек. Бәйрәм белән!" - дип тәбрикләде Минтимер Шәймиев хатын-кызларны.

ТР Президенты киләсе елда Копенгагенда 1910 елда узган Халыкара хатын-кызлар конференциясендә Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көнен 8 Мартта билгеләп үтәргә тәкъдим иткән датага 100 ел тулуын искәртте. Әлеге бәйрәм башта сәяси төсмергә ия булган - хатын-кызлар тигезлек өчен көрәшкән.

Минтимер Шәймиевнең сүзләренә караганда, мәхәббәт, наз, һәм Аллаһы Тәгалә, табигать үзе хатын-кызларга бүләк иткән башка сыйфатлар аркасында ир-атлар нинди хәлдә калуларын үзләре дә сизмәде. ТР Президенты Зилә Вәлиевага номинацияләр арасында ир-атларга да урын табылганы өчен рәхмәт белдерде.

Хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, республика башлыгы болай дип ассызыклады: "Без, ир-атлар, сезнең йөрәкләрдә урын алу өчен көрәшәбез, моңа мөмкинлек биргән өчен сезгә зур рәхмәт. Сез безне сайлап аласыз, без тагын да яхшырак булырга вәгъдә бирәбез".

ТР Президенты "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсында җиңүчеләрнең барысы белән дә истәлеккә фотога төште.

Номинацияләр буенча түбәндәгеләр җиңүче дип табылды:
"Хатын-кыз - ана" - Фатыйма Әхмәтҗанова, Гөлназ Шәяхмәтова, Светлана Федорова.
"Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе" - Ирина Меняйло, Зилә Шәрифуллина, Резеда Хәлиуллина.
"Хатын-кыз - лидер" - Дания Хәйрисламова.
"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" - Алия Кәлимуллина, Инна Минханова, Марина Костина.
"Хатын-кыз - бизнес-леди" - Фирдәвес Девятаева.
"Хатын-кыз - ел үрнәге" - Гөлнара Сәмитова-Галкина.
"Ир-ат - игелекле йөрәк" - Иван Аргаков.
"Ир-ат - лидер" - Самат Мәүлитов, Наил Бадыйкшанов.

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсын "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы ел саен үткәреп килә. Быел ул өч этапта узды. Беренчесе 2009 елның 20 гыйнварына кадәр - муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә, икенчесе (зона этабы) - 25 гыйнвардан 25 февральгә кадәр, өченчесе (республика этабы) 3-5 март көннәрендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International