4 март көнне ТР Югары Ослан муниципаль районы Пустые Моркваши бистәсендә "Газовик" ял базасында заманча күп функцияле мәдәни-спорт комплексы ачылды.
Комплексны ачу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФның Украинадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Виктор Черномырдин, "СОПКОР" коммерцияле булмаган партнерлык Советы рәисе Богдан Будзуляк, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының эшләр идарәчесе Җәүдәт Салихов, ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Владимир Осянин, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.
2,5 ел төзелгән һәм заманча җиһазланган "Газовик" мәдәни-спорт комплексының 2009 ел язының беренче көнендә һәм Татарстанда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында ачылуы символик мәгънәгә ия. Гомуми мәйданы 5970 кв.метр булган комплекста берьюлы 162 кеше шөгыльләнә ала. Анда 25 метрлы бассейн, волейбол, баскетбол, мини-футбол һәм теннис уйнау өчен күп функцияле зал; гимнастика һәм тренажер залы, боулинг залы бар.
Республика Илбашы һәм дәрәҗәле кунаклар яңа спорт комплексында булдылар, йөзү буенча ярышларны карадылар, 25 метрлы бассейнда "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең иң яхшы йөзүчеләре катнашты. Бассейнның азон белән туендырылган суында Чаллының "Дельфин" спорт мәктәбенең синхрончылары үз осталыкларын күрсәтте.
Кунаклар күп функцияле спорт залында "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ Спартакиадасы кысаларында "Казангоргаз" һәм "Лениногорскгаз" командалары арасында үткәрелгән волейбол матчын карадылар. Анда Лениногорски вәкилләре җиңде. "Таттрансгаз" волейбол командасының 2007 елда Россия чемпионы һәм 2008 елда Ауропа Чемпионнар лигасы җиңүчесе булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Яңа спорт комплексын ачу тантанасында Рәфкать Кантюков газчыларны шатлыклы вакыйга белән котлады. Ул сәламләү сүзендә "Газпром трансгаз Казан" компаниясенең Татарстанны газлаштыруда, тузган торакны бетерү һәм социаль ипотека программаларында актив катнашуын билгеләп үтте. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында компаниядә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да булдырыла.
Минтимер Шәймиев газ өлкәсе хезмәткәрләрен яңа объект ачылу белән котлады һәм сәламәтлек, иминлек теләде. Аның сүзләренчә, мондый заманча комплекста 2013 елгы Универсиада кунакларының бер өлешен кабул итәргә була.
ТР Президенты сәламләү сүзендә дөньяви финанс кризисы Россиягә һәм соңгы елларда актив үсеш алучы Татарстанга кагылды, дип билгеләп үтте. Вакытлы кыенлыкларга карамастан, республика 2009 елны социаль планда ярыйсы гына үтәр. Бу яшәүнең бөтен өлкәләренә дә кагыла: төзелеш тармагына ярдәм ителәчәк, икмәк һәм сөтнең аерым сортларына бәяләр артмаячак, хезмәт мәшгульлеге өлкәсендә күп эшләр башкарылачак. Хәзер төп бурыч - дөньяви финанс кризисын социаль кризиска әверелдермәү, дип ассызыклады ул.
Ул "Газпром"ның социаль җаваплылыгын билгеләп үтте - компаниядә эшләү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыруга, лаеклы ялга чыккан пенсионерлар турында кайгыртуга зур игътибар бирелә.
Виктор Черномырдин газ сәнәгатендә эшләүчеләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Аның сүзләренә караганда, газчылар уңайлыклары булмаган вагоннарда яшәгән чаклар да булды. "Без дәүләт тарафыннан алдыбызга куелган бурычларны хәл иттек. Бүгенге көндә газ системасы Россия һәм без газ тармагында хезмәттәшлек итә торган илләрнең барлык ихтыяҗларын да канәгатьләндерә", - дип белдерде ул.
Россия Федерациясенең Украинадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе газчыларга шундый катлаулы чорда да менә дигән корылмалар сафка бастырганнары өчен рәхмәт белдерде.
"Мин Минтимер Шәрип улы белән катлаулы 90нчы елларда эшләвем һәм хезмәттәшлек итүем белән горурланам, - дип ассызыклады Виктор Черномырдин. - Әмма без - вакытны, вакыт безне сайлый. Татарстанда яшәүчеләрнең барысы да республика җитәкчеләре белән горурланадыр, дип уйлыйм. Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча Россиядә әйдәп бара. Кризистан иң көчлеләр, сәләтлеләр һәм үзләрендә җаваплылык хисен тоючылар исән-имин чыгачак. Бүгенге бәйрәм сезнең кулдан килмәгән эш юк икәнлеген раслый".
"Газовик" мәдәни-спорт комплексы рәсми төстә ачылганнан соң комплексның күп функцияле залында "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ Спартакиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Белешмә өчен. "Газовик" ял үзәге 1997 елның 1 гыйнварында төзелә. Ел әйләнәсе эшләүче база бер сменада 14 көнгә 236 кешене кабул итүгә исәпләнгән. 2008 ел дәвамында базада "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең 3 меңнән артык хезмәткәре һәм аларның гаилә әгъзалары ял иткән. Җәмгыять үз хезмәткәрләренә юллама бәясенең 85 проценты чамасын компенсацияли. "Газовик" базасының дәвалау корпусында ял итүчеләргә 42 төрдәге дәвалау тәкъдим ителә. Ачык спорт комплексының волейбол, баскетбол уйнау өчен мәйданчыклары, теннис корты һәм мини-футбол кыры бар.