2 мартта Казан Кремлендә үткән матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауның якынча нәтиҗәләрен шәрехләде.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта сайлау комиссиясе беркетмәләренең 90 проценты эшкәртелгән. "Бердәм Россия" партиясе республика сайлаучыларының 80,44 процент тавышын җыйган, КПРФ - 10,83 процент, "Гадел Россия" - 4,41 процент, ЛДПР - 2,88 процент. Шулай итеп, әлегә Татарстан парламентына 7 проценттан артык тавыш җыйган 2 партия үтә. Бер мандатлы округлар буенча сайлауларга килгәндә, "Бердәм Россия" кандидатлары 50 мандатның 42сен ала, үз-үзләрен депутатлыкка кандидат итеп күрсәтүчеләр - 7.
Минтимер Шәймиев матбугат конференциясендә сайлау нәтиҗәләре халыкның "Бердәм Россия" партиясенә ышанычын күрсәтә, - диде. Партиянең мондый зур уңышка ирешүе актив сайлау алды эшчәнлеге алып баруга бәйле, - дип саный ул.
ТР Президенты сүзләренчә, сайлау алды кампанияләрендә халык кандидатлар белән актив очрашты, алар хакимият партиясенең дөньядагы икътисади кризис шартларында туган теге яки бу проблемаларга ничек каравын ишетергә теләделәр. "Бердәм Россия"нең артык вәгъдәләр бирмәве сайлау нәтиҗәләренә дә йогынты ясады.
"ТР Дәүләт Советының шундый составын сайлап, без зур эш башкардык", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, парламентның яңа составы хакимиятнең бөтен тармаклары һәм республика халкы белән конструктив элемтәдә булачак, ә бу бик мөһим.
ТР Президенты Татарстан парламентына "Бердәм Россия" һәм КПРФ үтте, дип ассызыклады. Бер мандатлы округлар буенча сайланучы депутатлардан парламентка, мөгаен, СПС, ЛДПР һәм "Гадел Россия" вәкилләре үтәр.
Республика Илбашы сүзләренчә, 1 мартта сайлаулар җитди хокук бозуларсыз үтте. Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, тавыш бирү көнендә 8 гариза булган. Аларның 7се бер мандатлылардан, берсе территориаль сайлау комиссиясеннән. Бөтен гаризалар да үз вакытында каралган.
"Без сайлау нәтиҗәләре белән канәгать. Хәзер вакытында ТР Дәүләт Советының сессиясен үткәрергә һәм эшли башларга кирәк", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Леонид Толчинскийның Татарстан парламентының яңа составы өчен спикер кандидатурасы турында биргән соравына ТР Президенты: "Элек бу мәсьәлә өлкә комитетының беренче секретаре белән хәл ителә иде. Хәзер андый тәртип юк һәм мин ТР Дәүләт Советы Рәисе кандидатурасын тәкъдим итмим. Фәрит Мөхәммәтшинның "Бердәм Россия" партиясенең рәистәше буларак, аннан киләчәктә дә парламентны җитәкләвен сорар идем. Аның Татарстан парламентында эшләү тәҗрибәсе зур", - дип билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советының яңа составы каршында торган бурычлардан 2009 елга ТР бюджетына төзәтмәләр кертүне билгеләп үтте. Нефть һәм нефть химиясе продуктларына бәяләр артты, мартта агымдагы елга РФ бюджетына төзәтмәләр кертеләчәк, боларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Республика Илбашы ТР бюджетына төзәтмәләр кертүгә карамастан, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы, пенсияләр сакланачак, - дип ассызыклады.