25 февраль көнне Казанга Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак, "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды" дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин һәм РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Круглик килде.
"Казан" Халыкара аэропортында Мәскәү делегациясен ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин каршы алды.
Федераль җитәкчеләрнең Казанга ясаган визитының максаты - "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында"гы РФ Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә катнашу. ТР Министрлар Кабинетында узучы киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Киңәшмәдә республика Хөкүмәте белән Татарстанга күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү өчен Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фондыннан акча бүлеп бирү турындагы килешүгә кул куелыр дип көтелә.
Искәртеп узабыз, 5 февральдә Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан Татарстан Республикасының фонд акчалары хисабына финанс ярдәме бирүгә заявкасы каралды, 13 февральдә ул хупланды. Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып 2008 елда үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2009 елга заявка бирде.
Әлеге заявка нигезендә торак йортларны капиталь ремонтлау буенча төбәкнең адреслы программасына Татарстанның 44 муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлар кертелде.
Заявканың күләме 4,715 миллиард сум тәшкил итә.