21 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ватанны саклаучылар көненә багышланган Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.
Рәсми тантана Зур концертлар залына Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы байракларын һәм Казан югары хәрби команда училищесы (КЮХКУ) хәрби байрагын алып керүдән башланды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
“Хөрмәтле ТР Президенты, хөрмәтле сугыш, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, кунаклар. Казан гарнизоны хәрбиләре исеменнән сезне Ватанны саклаучылар көне һәм Казан югары хәрби команда училищесының 90 еллыгы белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, уңышлар, озын гомер һәм иң яхшы теләкләремне җиткерәм”, - дип мөрәҗәгать итте КЮХКУ җитәкчесе генерал-майор Валерий Миронченко.
Аның сүзләренчә, Казан гарнизоны хәрбиләре Ватанны саклаучылар көнен яхшы уңышлар белән каршылый. ТР Хәрби комиссариаты РФ хәрби комиссариатлары арасында 1 урынны алды һәм РФ оборона министрының күчмә вымпелы белән бүләкләнгән. Казанның Суворов училищесы Россиядә әйдәп баручы уку йортларының берсе.
КЮХКУ дүртенче ел рәттән РФ коры җир гаскәрләренең баш командирының күчмә вымпелы белән бүләкләнә.
Валерий Миронченко билгеләп үткәнчә, мондый югары күрсәткечләргә республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Президенты ярдәме белән ирешелгән. 90 еллар ахырында Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән генә КЮХКУ кыскартудан саклап калынган.
Генерал-майор быел 90 еллыгын билгеләп үтүче КЮХКУның тарихы турында сөйләде. Ул 1919 елның 22 февралендә команда кадрлары әзерләү өчен ачылган. Бөек Ватан сугышы елларында училищеда 5000нән артык танк экипажы әзерләнгән. Бу училищены тәмамлаган 39 кеше Советлар Союзы Герое исеменә, 12се Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган.
“Ватанны саклаучылар көне Россия кебек дәүләт өчен аерым мәгънәгә ия. Мондый байлыклары булган ил үз суверенитетын һәрвакыт сакларга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты тантаналы җыенда катнашучыларга.
ТР Президенты барысын да шәхсән үзе һәм Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте исеменнән Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Хезмәтләрендә уңышлар теләде. Ватанның куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләргә рәхмәт белдерде.
Республика Илбашы хәзерге вакытта реформа һәм армияне яңадан техник коралландыру бара, дип билгеләп үтте. Ил җитәкчелеге аңа зур игътибар бирә. 2009–2010 елларда бөтен хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре фатир белән тәэмин ителәчәк.
Минтимер Шәймиев КЮХКУның укытучылар составын 90 еллык юбилей белән котлады. Коллектив ТР Президентының рәхмәт хаты бүләкләнде.
КЮХКУ җитәкчесе урынбасарлары Кирилл Кулаков һәм Азат Минибаевка “Мактаулы хезмәтләре өчен” медальләре тапшырылды. “ТР югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме КЮХКУның гаскәрләр белән идарә итү кафедрасы мөдире Владимир Пашанинга, КЮХКУның “ТР атказанган физкультура хезмәткәре” мактаулы исеме физик әзерлек һәм спорт кафедрасы мөдире Искәндәр Хәйриевка бирелде. Укуда һәм физик әзерлек буенча уңышлары өчен КЮХКУ курсанты Айдар Нәҗмиевка сәгать тапшырылды.
Тантананың рәсми өлешеннән соң бәйрәм кунакларына концерт куелды. Зур концертлар залы сәхнәсендә ТРның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Хәрби еллардагы патриотик җырлар башкарылды.