Төркия Президенты һәм Татарстан Республикасы Президенты Казан Кремлендә сөйләшү үткәрделәр

2009 елның 14 феврале, шимбә

Казан Кремлендә Төркия Президенты Абдуллаһ Гөл һәм Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев әңгәмәсе булды. Аннан соң төрек делегациясе әгъзалары һәм Татарстан вәкилләре катнашында киңәйтелгән составта сөйләшүләр булып узды.

Сөйләшүләр тәмамланганнан соң Абдуллаһ Гөл Казан Кремлен карады, Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение Соборында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International