Төркия Президенты Казанга килде

2009 елның 14 феврале, шимбә

Төркия Президенты Абдуллаһ Гөл Россия Федерациясенә дәүләт визиты барышында ике көнгә Казанга килде. Аэропортта югары кунакны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин каршы алды.

Бүген Казан Кремлендә Төркия һәм Татарстан президентларының сөйләшүе була. Моннан тыш, Абдуллаһ Гөлнең татар-төрек эшкуарлар форумында катнашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International