Минтимер Шәймиев Игорь Шувалов җитәкләгән комиссия эшендә катнашты

2009 елның 11 феврале, чәршәмбе

10 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны Мәскәүнең Хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов үткәрде.

Комиссия утырышына Россия Федерациясенең әйдәп баручы министрлары, эре банклар, башка ведомство җитәкчеләре белән бергә, Россия Федерациясенең кайбер төбәкләре башлыклары да чакырылган иде. Утырыш "Икътисадның реаль секторындагы вәзгыятьне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруның барышы турында" дигән темага багышланды.

Утырышта катнашучылар Россия икътисадын сәламәтләндерү буенча күрелгән чараларны җентекләп тикшерде һәм аларга анализ ясады. Утырышта РФ финанс министры, вице-премьер Алексей Кудрин, РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ сәламәтлек саклау һәм социаль-икътисади үсеш министры Татьяна Голикова, Россия Үзәк банкы рәисе Сергей Игнатьев, башка банкларның җитәкчеләре чыгыш ясады.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында Татарстан Республикасындагы социаль-икътисади вәзгыятькә, аерым предприятиеләрдәге хәлләрнең торышына җентекле характеристика бирде. ТР Президентының чыгышы һәм фикер алышуларның нәтиҗәләре буенча конкрет чаралар күрү өчен күрсәтмәләр бирелде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International