Минтимер Шәймиев: "Физиклар, математиклар, химиклар - безнең "алтын фондыбыз"

2009 елның 9 феврале, дүшәмбе

7 февраль көнне Фән көне алдыннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Органик һәм физик химия институтында булды. Республика Илбашын ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның химия предприятиеләре җитәкчеләре озатып йөрде. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры Олег Синяшин Татарстан Президенты өчен институт буенча экскурсия үткәрде.

О.Синяшин кунакларга белдерүенчә, хәзерге вакытта Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында 330 кеше хезмәт куя. 1990 еллар башында алар 600 булган. Ул вакытта институттан инженер белгечләре киткән, ә фәнни потенциал сакланган. Бүгенге көндә Органик һәм физик химия институтында 210 фәнни хезмәткәр эш алып бара.

Институтның яңа матдәләр эшләү, биологик активлык буенча анализ үткәрү һәм массакүләм җитештерү өчен технологияләр дә эшли алу мөмкинлекләре бар. Институт бер елда 200 тоннага якын төрле материаллар җитештерә ала. Бүген кайбер перспективалы эшләнмәләр Татарстан Илбашына тәкъдим ителде.

Шулай итеп, Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты косметик әйберләр өчен экстрактларның яңа сортларын, гипска су үткәрми торган яңа кушылмалар уйлап тапкан. Минтимер Шәймиевнең игътибарын яшь дуңгызларны симертү өчен уйлап табылган "Ветамекс" препараты һәм үсемлекләрнең үсешенә йогынты ясый торган "Мелафен" матдәсе җәлеп итте. Олег Синяшин хәзерге вакытта бу инновацион эшләнмәләргә республика төбәкләре авыл хуҗалыгында ихтыяҗ бар, ә Татарстанда әлегә кулланылмый, дип хәбәр итте. Президент ТР авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән бу препаратларны куллану мөмкинлеге буенча фикер алышырга вәгъдә итте.

Институтның җитештерү базасы лабораторияләрне җиһазлау өчен махсус мебель ясау мөмкинлеге бирә. Үзләре ясаган җиһаз галимнәрнең таләпләренә туры килә һәм арзанга төшә.

Кунакларга институт лабораторияләрендә тикшеренүләр үткәрү өчен кайбер уникаль приборларны тәкъдим иттеләр. Институтка төрле илләрдән анализ үткәрү өчен материаллар алып киләләр.
"Мондый прибор булгач, безгә алып кайтылган материалларны гына тикшерергә тиеш түгел, ә үзебезгә яңа матдәләр булдырырга кирәк", - дип саный М.Шәймиев.

Татарстан Президентының игътибарын масс-спектрометры җәлеп итте. Бу аппарат матдәләр анализы үткәрә, шулай ук аксым һәм ферментларны билгели. Бу, үз чиратында, генетика анализының нигезе булып тора. "Хәзер бөтен дөньяви медицина бу юнәлештә эшли, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. - Матдәнең нәрсәдән торуын белү бер эш, ә белгәннәрне куллану - икенче".

"Мондый җиһаз булгач, аның белән акча эшләргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Президент Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директорына. Олег Синяшин күп кенә лаборатория анализлары түләүле үткәрелүен хәбәр итеп, Минтмер Шәймиев белән килеште.

Республика Президенты һәр лабораториядә яшь хезмәткәрләр - аспирантларны, фәннәр кандидатларын очратты. Хәзерге вакытта Органик һәм физик химия институтының 30 процентка якын хезмәткәре - яшь белгечләр. Минтимер Шәймиев биредә студентлар белән дә очрашты, алар фәнни эшләрен тәкъдим итте.
"Физиклар, математиклар, химиклар - безнең "алтын фондыбыз". Хәзер иң мөһиме - фәнни эшкә элек булган югары статусны кайтарырга кирәк", - дип саный Татарстан Илбашы.

ТР Президенты экскурсия ахырында институт коллективы белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International