Минтимер Шәймиев Рус Православие чиркәвенең яңа Патриархын тәбрик итте

2009 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Смоленск һәм Калинград митрополиты Кириллны Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы итеп сайлануы белән котлады.

"Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы итеп сайлануыгыз белән котлыйм.
Актив рәвештә алып барган рухи агарту эше һәм Рус Православие чиркәвенең Халыкара элемтәләрен үстерү буенча энергияле эшчәнлек Сезгә илебез һәм чит илләрнең киң җәмәгатьчелеге арасында танылу һәм абруй китерде. Сезнең зур казанышыгыз шунда ки, бүгенге көндә чиркәү Россия җәмгыятенең рухи-әхлакый яңарышында мөһим роль уйный. Сезнең хезмәтегезнең Рус Православие чиркәве тарафыннан үз изге бурычларын үтәвен чын аталарча кайгырту һәм Изге Патриарх Алексий IIнең гадел башлангычларының лаеклы дәвамы булуын телим. Сезгә гражданнар арасында татулыкны һәм нәтиҗәле этноконфессиональ диалогны ныгытуга, дәүләт белән рухи агарту эшендәге хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлегегездә уңышлар теләп калам. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим", диелә телеграммада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International