Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев "Балигъ булмаганнарның иҗтимагый тәрбиячеләре турында" Законга кул куйды. Законда иҗтимагый тәрбиячеләр институтын булдыру күздә тотыла. Аларның эшчәнлегендә төп бурыч – социаль яктан хәвефле хәлләрдә калган яки тормышта авыр хәлләргә юлыккан балигъ булмаганнарга ярдәм итү (шул исәптән балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм торгызу буенча чаралар күрүдә, индивидуаль профилактика эшендә катнашу, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм сукбайлыкны кисәтү системасы органнары һәм учреждениеләре белән берлектә эшләү).
Закон рәсми төстә массакүләм матбугат чараларында басылып чыгачак.