Минтимер Шәймиев Универсиада-2013 нең оештыру комитеты утырышында катнашты

2009 елның 16 гыйнвары, җомга

16 гыйнвар көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Хөкүмәте бинасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов рәислегендә Казанда 27нче Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрүгә багышланган эшлекле киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә бөтендөнья универсиадасына әзерләнү, шул исәптә спорт корылмаларын, универсиада авылын проектлау һәм төзү белән бәйле мәсьәләләр каралды, объектлар исемлеге расланды, финанслау принциплары сөйләшенде.

Киңәшмәдә РФ икътисади үсеш министры Э.Нәбиуллина, РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры В.Мутко, РФ финанслар министрының беренче урынбасары Т.Нестеренко, ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов, Казан мэры И.Метшин, башка министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Минтимер Шәймиев РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Дмитрий Козак белән очрашты һәм агымдагы елда торак-коммуналь хуҗалыкның капиталь ремонтына финанслауны арттыру мәсьәләсе буенча сөйләште. Шулай ук республика өчен автомобиль транспорты сатып алу проблемалары һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Шул ук көнне М.Шәймиевнең Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашуында республиканың сәнәгать предприятиеләренә Саклык банкы, шул исәптән аның Татарстан бүлеге тарафыннан кредит бирү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International