ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы Законга кул куйды.
Закон федераль закондагы соңгы үзгәрешләр нәтиҗәсендә кабул ителгән, аерым алганда бу закон нигезендә бөтен дәрәҗәдәге җирле үзидарә органнары компетенциясенә керүче җирле мәсьәләләргә, шулай ук башка нигезләмәләргә ачыклык кертә.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.