Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 15 гыйнварда Казан Кремлендә Шәркый Азәрбайҗан провинциясе (Иран) губернаторы Әхмәд Алиреза Бәйги белән очрашты.
Очрашу вакытында республика белән Шәркый Азәрбайҗан арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең перспективалары, шулай ук туризмны үстерү, мәдәни һәм гуманитар багланышларны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Шәркый Азәрбайҗан провинциясе (Иран Ислам Республикасы) губернаторы Әхмәд Алиреза Бәйги җитәкчелегендәге делегация республикага 14 гыйнвар көнне килде.
14 гыйнвар көнне «Идея» технопаркында Ираннан килгән кунакларга Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә-икътисадый потенциалы тәкъдир ителде. Иртәгесен республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасында Иранның һәм Татарстан Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы булып узды.
Шәркый Азәрбайҗан провинциясе делегациясенең эш визиты программасында шулай ук республика һәм аның башкаласы Казан шәһәре җитәкчеләре белән очрашулар үткәрү, Татарстанның кайбер сәнәгать предприятиеләренә һәм югары уку йортларына бару каралган.