ТР Президенты республика Гаилә кодексын имзалады

2009 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

13 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Гаилә кодексын имзалады.

Татарстан Республикасы Гаилә кодексы тарафыннан федераль закон нигезендә Россия Федерациясе субъектлары карамагына кертелгән гаилә мөнәсәбәтләре, шул исәптән уналты яшькә җиткәнче никах кору тәртибе һәм шартлары, ир белән хатын фамилияләрен сайлаудагы үзенчәлекләр, опекунга (попечительгә) бала тәрәияләгән өчен акча түләү тәртибе һәм күләме, тәрбиягә бала алган ата–аналарга түләнергә тиешле акчаның күләме, тәрбиягә бала алган гаилә турындагы килешүнең эчтәлеге һәм никах–гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы башка мәсьәләләр регламентлана.

Кодексның тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International