Мамадыш җирлеге республика Президенты җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Татарстан Дәүләте башлыгының бу төбәккә сәфәренең максаты, гадәттәгечә социаль-көнкүреш объектлары ачу тантанасы белән генә бәйле түгел. Мамадышта җирле предприятиеләрнең продукция җитештерү һәм сату күләме бик түбән. Моның өстенә күпертелгән мәгълүматлар биреп, үзәк аппараттагыларның күзенә төтен җибәрергә булганнар. Аеруча авыл хуҗалыгы бик нык таркау хәлендә. Алардагы бер гектар җир нибары 2 мең сумлык продукция бирә. Президент бу уңайдан “инде республикада гектарыннан 7 мең сумнан да күбрәк продукция җитештергән хуҗалыклар бар. Без аңа да гаҗәпләнмибез. Мамадышта җир бик начар эшли. Аңа карата мөнәсәбәтне ничек үзгәртергә уйлыйсыз?” дигән сорауны куйды. Сөт, ит җитештерү дәрәҗәсе дә республика күрсәткечләреннән нык артта кала, җирдә көч түгүчеләрнең айлыклары да 1700 сумнан артмый.
Мамадышта соңгы елларда туучылар саны нык кимегән. Республикадагы 43 район арасында алар бу күрсәткечтә 39 нчы урынга тәгәрәгәннәр. Президент мондый күренеш белән килешми. Халык белән әңгәмәләре вакытында да ул ни өчен гаиләләрдә балалар саны 1,2 дән артмавы хакында кызыксынды. “Хәзер демографик кризис проблемасы илкүләмендә күтәрелә. Хөкүмәтнең бу юнәлештәге программалары бүгенге көн өчен генә түгел. Шундый кайгыртулар гамәлгә ашканда, алга китеш булмый калмас”, - дип ышана Минтимер Шәймиев.