ТР Президенты Минтимер Шәймиев Федераль җир асты байлыкларын куллану агентлыгы җитәкчесе Анатолий Ледовских белән очрашты

2005 елның 30 августы, сишәмбе
30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Федераль җир асты байлыкларын куллану агентлыгы җитәкчесе Анатолий Ледовских белән очрашты. Очрашудан соң А.Ледовских журналистларга республика территориясендә яңа җир асты байлыклары урыннарын эшкәртүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышыну турында хәбәр итте.

Анатолий Ледовских шулай ук республика башкаласына соңгы сәфәре вакытыннан Казанда булган зур үзгәрешләрне билгеләп үтте. "Хәзер Казан заманча Аурупа шәһәрен хәтерләтә", - дип билгеләп үтте Федераль агентлык җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International