Күчемсез милекне теркәү өчен тиешле шартлар тудыру зарур, дип саный Минтимер Шәймиев

2006 елның 7 июне, чәршәмбе
6 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Федераль теркәү хезмәте директоры урынбасары – баш дәүләт теркәүчесе урынбасары Владимир Метелкин белән очрашты.

Очрашу барышында Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Баш идарәсе эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде. Минтимер Шәймиев үзенең ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында, күчемсез милеккә һәм аның белән бәйле килешүләргә хокукларны рәсмиләштергәндә халык белән эшне начар оештырганы өчен, теркәү хезмәтен тәнкыйтьләве хакында сөйләде. Ул Теркәү палатасында беркайда да күрелмәгән озын чиратлар җыелуын билгеләп үтте. “Теркәү – дәүләтнең җәмгыятьтә цивилизацияле милек мөнәсәбәтләрен урнаштыру максатыннан күрсәтелгән хезмәте. Аның өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, - диде республика башлыгы.

Татарстан Президенты күптән түгел Татарстан буенча Федераль теркәү хезмәтен урнаштыру планлаштырылган бинаны төзекләндерү эшләре белән танышуын белдерде. Яңа биналар августта файдалануга тапшырылачак. “Хәзер республикада милеккә хокукларны рәсмиләштерүдән дә кискенрәк проблема юк. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны артканда, теркәү хезмәте эшен кешеләрдә канәгатьсезлек хисләре калмаслык итеп оештыру зарур”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев үз сүзен.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Баш идарәсе җитәкчесе – ТР баш дәүләт теркәүчесе Людмила Кузьмина катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International