Минтимер Шәймиев исеменә Бөтенроссия самбо федерациясе президентыннан хат килде

2006 елның 29 мае, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеевтан хат килде. Хатта ул республика башлыгына ТРда спорт үсешенә булышлыгы өчен рәхмәт белдергән һәм самбо буенча Ауропа беренчелегендә Татарстан Самбо федерациясе тәрбияләнүчесе Анастасия Ковязинаның җиңүе белән котлаган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Үзегезнең киңкырлы эшчәнлегегездә республикада физик культура һәм спорт, аерым алганда, самбо үсешенә зур игътибар бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, - диелә хатта. – Без сезгә агымдагы елның маенда самбо буенча Ауропа беренчелегендә Россиянең җыелма командасы составында ил данын яклаган Татарстан Самбо федерациясе тәрбияләнүчесе Анастасия Ковязина 80 килограммнан артыграк авырлык категориясендә алтын медальгә лаек булды, дип хәбәр итәргә бик шат. Якташыгызның уңышлы чыгышы республиканың үсеп килүче буыны өчен сәламәт яшәү рәвеше үрнәге булып тора.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International