Президентны командага алдылар

2006 елның 26 мае, җомга
Кичә Казан үзәге "Ак барс" хоккей командасы хөрмәтенә бәйрәм рухына күмелгән иде. Ә төп вакыйгалар "Татнефть-Арена" спорт үзәгендә башланды. Трибуналарны шыплап тутырган халык каршысына -хоккейчылар һәм тренерлар сәхнәгә урнаштырылган барс сыны эченнән чыктылар. Сезон буе яраткан командасына терәк булган тамашачы каһарман уенчыларны аягүрә басып каршы алды. "Команданың быелгы җиңүендә җанатарларның өлеше бик зур. Сездән башка чемпионлык яуланмас иде. Чемпионатта иң көчле булып танылу бик авыр. Ә чемпион исемен киләсе елда да саклап калу тагын да катлаулырак", - дип белдерде РФ Дәүләт Думасының комитет рәисе, Россия Хоккей федерациясе җитәкчесе, танылган уенчы Владислав Третьяк. Ул ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә кайчандыр җиңелмәс булган һәм үзе чыгыш ясаган ЦСКА командасының формасын тапшырды. Сез менә шул вакыттагы ЦСКАга охшагыз, янәсе. "Без исә киләчәктә башка командаларга һәрвакыт "Ак барс" формасын тапшырырлык итеп уйнарга тиешбез", - диде М.Шәймиев, бүләкне алганда.

Россия чемпионатының алтын медальләрен тапшырганда уенчылар һәм тренерлар "Мактаулы хезмәт өчен" медале белән бүләкләнделәр. Алтын медальне исә Татарстан Президентына һәм "Татнефть"-нең генераль директоры, "Ак барс" клубы президенты Шәфәгать Тәхаутдинов-ка да тапшырдылар. Россия спорты җитәкчесе Вячеслав Фетисов хоккейчылар хөрмәтенә оештырылган чараның татарстанлылар өчен милли бәйрәмгә әйләнүен әйтеп узды. "Республикада спортка зур игътибар бирелә. Сез булмыйча, тагын кем чемпион булсын инде?! "Ак барс"ның узган сезонда җиңү яулавын көткән идегез. Меңьеллык тагын мең ел дәвам итәчәк әле", - диде ул.

"Артка юл юк. Медальләр, бүләкләр алдыгыз икән, киләчәктә бары тик җиңүләр генә яуларга тиешсез. "Ак барс" чемпион икән, без дә чемпионнар", -диде Татарстан Президенты хоккейчыларны котлаганда. Хоккейчылар өсте ачык машинага төялеп шәһәр үзәгенә юл тотканнан соң бәйрәм чаралары Ярминкә мәйданында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International