Татарстан Президенты адресына Әстерхан мэры урынбасары, “Дуслык” татар җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаевтан хат килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Хатта аерым алганда, “Татарстан Республика ярдәме белән Әстерхан өлкәсендә тугызынчы ел рәттән татар бәйрәме “Сабантуй” уздырыла. Ел саен бәйрәм зуррак күләм ала һәм тамашалырак була бар.
21 майда узган быелгы бәйрәмдә 50 меңнән артык кеше катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә, Әстерхан өлкәсенә Бөгелмә районы хакимияте башлыгы җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе килде. Бөгелмәлеләр тарафыннан сәүдә палаткалары һәм чатырлар куелды. Мәдәният хезмәткәрләре матур концерт бүләк итте”.
Әстерхан өлкәсенең 80 мең татары исеменнән Әнвәр Алмаев Минтимер Шәймиевкә Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдергән.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.