Татарстан Президенты Казан Кремлендә “Россия тимер юллары” ААҖ президентын кабул итте

2006 елның 26 мае, җомга
26 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең һәм “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин белән очрашуы үтте. Очрашуда “Россия тимер юллары” ААҖ ягыннан акционерлык җәмгыятенең вице-президентлары, Горький тимер юлы башлыгы Виктор Сехин һ.б., Татарстан ягыннан - ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

Минтимер Шәймиев һәм Владимир Якунин ике як өчен дә отышлы уңай тәҗрибәне билгеләп, республикада йөк ташу һәм пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу нәтиҗәсе буенча, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин очрашуы беркетмәсенә кул куелды. Аерым алганда, ТР Хөкүмәтенә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы һәм Горький тимер юлы җитәкчелеге белән Казанда Восстание станциясендә тимер юл вокзалы төзелешен тәмамлау, кирәк булган очракта объекның профилен яңадан үзгәртү һәм шәхси капиталга инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсен хәл итү карары кабул ителде. Документта шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгына Горький тимер юлы җитәкчелеге белән бергә Татарстан башкаласында балалар тимер юлы төзү тәкъдимен эшләргә кирәклеге турында сүз бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International