Минтимер Шәймиев: “Муниципалитет җитәкчеләрен өйрәтәбез, ярдәм һәм теләктәшлек итәбез”

2006 елның 25 мае, пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советының бүгенге сессиясендә депутатлар өченче укылышта муниципаль хезмәткәрләргә кагылышлы муниципаль вазифаларның реестры турындагы; муниципаль хезмәтләрнең муниципаль вазифалары һәм дәүләт гражданлык хезмәтенең дәүләт вазифалары бәйләнеше турындагы ике закон проектын кабул итте.

Бу закон проектларын кабул итү ихтыяҗы 2006 елның 1 гыйнварында элек булмаган муниципаль хезмәткәрләр категориясе пәйда булгач туды. Закон проектлары катлаулы булу сәбәпле, ярты ел дәвамында эшләнгән. Кичә ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында документларга соңгы төзәтмәләр кабул ителде. Бүген парламент сессиясендә депутатлар ике закон проектын да хуплады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу закон проектларының вакытында кабул ителү мөһим булуын билгеләп үтте һәм бу эшне башкаручыларга рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев муниципалитетлар белән әзерлек үткән һәм үз бюджеты проблемаларын яхшы белүчеләр идарә итүен билгеләп үтте. “Безнең барыбызга да өйрәнергә кирәк, әмма бу контингент җирле үзидарә дәресләрен үзләштерергә сәләтле. Ә без аларны өйрәтәчәкбез, ярдәм итәчәкбез”, - диде республика Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International