Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Саксония Ирекле Дәүләт Премьер-министры Георг Мильбрадт белән очрашты

2006 елның 22 мае, дүшәмбе
22 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан Кремлендә Саксония Ирекле Дәүләт Премьер-министры Георг Мильбрадтны кабул итте.

Ул тарихи немец җиреннән килгән кунакларны сәламләп, Татарстан белән бу илнең тарихы арасында ниндидер уртаклык барлыгына да басым ясады. Республика җитәкчесе, Саксония дәүләтен җитәкләүчеләргә мөрәҗәгать итеп: “Мине сезнең дәүләтнең үсеш күрсәткечләре гаҗәпләндерә, территориягез мәйданына һәм халык санына да карамастан, сезнең барлык төбәк продукциясе күләме гаять зур”, - дип белдерде. Минтимер Шәймиев Татарстан белән Саксониянең үсешен дә чагыштырып узды. “Татарстан сәнәгать продукциясе, барлык төбәк продукциясе күрсәткечләре буенча, РФ дә беренче бишлектә торса да, сез “кара алтын” чыгару буенча казанышларыгыз белән бездән өстенрәк торасыз”, - диде президент. Ул делегациягә бу уңышларның халык көнкүрешенең камил сыйфатын тәэмин итүгә дә ярдәм итүе турында ишарәләде. Минтимер Шәймиев, шундый мәртәбәле шәхесләр тупланган делегациягә, РФ буенча эре төбәкләргә сәфәр кылып йөрүләренә шат икәнлеген хәбәр итте һәм аларга Татарстанга да килергә вакыт һәм кызыксыну тапкан өчен рәхмәтен җиткерде.

Тиздән Саксония дәүләтенең башкаласы Дрезден шәһәренә 800 яшь тула. Ил башлыгы кунакларга ихтирам йөзеннән, бу датаны да, әлбәттә, искәртеп узды. “800 ел – аз гомер түгел. Аның вакыйгаларга бай һәм мәдәният үсеше белән мактанырлыгы да булуы, узган чорның шуның белән эчтәлекле булуы тагын да мөһим. ТР Президенты Саксония белән хезмәттәшлек җепләре үрергә теләкнең 1993 елда ук туганын да яшермәде. “Тик ул елларда Алмания илендәге үзгәрешләр ничектер комачаулык тудырды. Без берникадәр югалып калдык дип әйтер идем”, - диде М. Шәймиев.

Очрашуда Саксония Ирекле Дәүләте ягыннан, Саксония Парламенты депутаты Хорст Раш, ФРГ ның РФ ге илчелегенең икътисад һәм фән Департаменты җитәкчесе, киңәшче Андреас Нойманн, Саксония дәүләте хөкүмәте спикеры г-жа Катрин Трэгер, “Саксония икътисадына булышлык итү җәмгыяте” идарәчесе Маркус Летцш, Саксониянең Дәүләт канцеляриясе референты г-жа Сабине Кристоховиц, Саксония икътисадына ярдәм итү Департаментының проектлар җитәкчесе Байяна Граф һәм Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты каршында халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – тышкы элемтәләр Департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президенты дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы Рәйсә Сахиева, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәләхов катнашты.

Саксония Ирекле Дәүләте Премьер-министры Георг Мильбрадтның Татарстанга визитына һәм аның ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуына, коммюнике төзеп, аны ике яклы имзалау белән дәлилләү нокта куйды. Икеяклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышуга корылган әңгәмәдә партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга омтылыш чагылыш тапты. Автомобиль, машина төзелеше һәм нефтехимия өлкәләре үсешенә этәргеч бирүче алымнар буенча эш итү турында да килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International