Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең «Каравон» рус фольклор бәйрәмен уздыру уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

2006 елның 19 мае, җомга
Кадерле татарстанлылар!


Сезне чын күңелдән ямьле рус фольклор бәйрәме «Каравон» белән тәбрик итәм!

Аны бездә, Сабантуй белән беррәттән, республика күләмендәге олы вакыйга буларак билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде. Бу бәйрәм, хаклы рәвештә, Татарстан халыклары арасында яшәп килгән ихлас дуслыкны, татулыкны һәм ихтирам хисләрен гәүдәләндерүче, раслаучы матур үрнәк булып хезмәт итә. Җыр, бию сәнгатенең һәм уеннарның бай традицияләрен үз эченә туплаган «Каравон» тамашачыларга рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге биреп кенә калмый, ул безне рус халкының борынгы җыр-бию традицияләре, күркәм йолалары, тормыш-көнкүреше һәм яшәү рәвеше белән дә таныштыра.

Рус «Каравон»ы әйлән-бәйләне, «Кояш» хәрәкәтенә ияреп, кемнең кем булуына – милләтенә һәм диненә карамыйча, бәйрәмдә катнашучыларның барысына да җан җылысы өсти, аларны халыкның мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләренә якынайта. Шунысы куанычлы, «Каравон»ның сафландыра торган изге чыганакларыннан илһам алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бүген бу бәйрәмне республикабызда гына түгел, ә башка якын һәм ерак төбәкләрдә дә яхшы беләләр, яраталар.

Күркәм үзенчәлеккә ия «Каравон» халык талантларын да, үзешчән сәнгать осталарын да, профессиональ башкаручыларны да үзенә тартып тора. Чөнки аның нигезе бар. Күпмилләтле бердәм хор аһәңенә кушылып, безнең борынгы җиребездә элек-электән ягымлы халык җырлары яңгырый. Һәм бүген тормышны данлаган бу гүзәл симфонияне татар, мари җырларыннан, Татарстанда яшәүче башка халыкларның көйләреннән башка күз алдына китереп булмагандай, моңлы рус җырларыннан башка да күзаллау мөмкин түгел. Уртак мирасыбызның бөеклеген бөтен тирәнлеге белән аңлау өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Әдәбият һәм сәнгать елында бу аеруча ачык күренә.

Шушы борынгы, ләкин мәңге яшь һәм мәңге көләч бәйрәмдә катнашучыларга, барлык татарстанлыларга һәм кадерле кунакларга чын күңелдән исәнлек-саулык, күңел көрлеге, бәхет һәм иминлек телим. «Каравон» түгәрәге киң булсын, өзелмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International