Татарстан Президенты штаб башлыгы – Идел буе-Урал хәрби округы гаскәрләре җитәкчесенең беренче урынбасары белән очрашты

2006 елның 22 мае, дүшәмбе
22 май көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев штаб башлыгы – Идел буе-Урал хәрби округы гаскәрләре җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Макаров белән очрашты.

Алар иртәгә Татарстанда башлана торган төбәк команда-штабның мобилизацияләнгән өйрәнүләре барышына әзерләнү һәм аны контрольдә тоту буенча фикер алыштылар. Минтимер Шәймиев очрашу вакытында, иң мөһиме – өйрәнүләрнең яхшы үтүен тәэмин итү булуын ассызыклады. Сергей Макаров, аерым алганда, Татарстан дәүләт хакимияте органнарының өйрәнүләргә җитди карауларын билгеләп үтте һәм барлык куелган бурычлар үтәләчәк дип ышандырды.

Бу чарага республика территориясендә урнашкан хәрби часть, хәрби комиссариат, көч структураларының министрлык һәм ведомстволары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары җәлеп ителгән. Өйрәтүләр алдыннан запастагы гражданнар хәрби частьларга һәм учреждениеләргә чакырылган. Өйрәтүләр “Хәрби вазифа һәм хәрби хезмәт турында”гы РФ законы, шулай ук РФ Президенты 2006 елның 20 февралендә кабул иткән “2006 елда запастагы РФ гражданнарын хәрби җыеннарга чакыру турында”гы 241нче Указы нигезендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International