РФ Пенсия фонды Идарәсе Рәисе ТР Президенты исеменә рәхмәт хаты җибәргән

2006 елның 15 мае, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясенең Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Геннадий Батановтан хат килгән. Анда Идел буе федераль төбәгенең Айрат Шәфигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы буенча бүлеге “Идел буе федераль төбәгенең иң яхшы бүлеге” исеменә игълан ителгән конкурста җиңүче исеменә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

“Сезгә һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Идел буе федераль төбәгенең республика органнарына социаль реформалар үткәрү буенча зур эшләрендә көндәлек һәм актив ярдәмегез өчен шәхсән рәхмәт белдерәм. Киләчәктә пенсионерларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, яшь буынга лаеклы тормыш булдыру максатыннан уңышлы хезмәттәшлек итүгә өметләнәм”, - диелә хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International