ТР Президенты визиты Кувейтка Татарстанны ачты

2006 елның 3 апреле, дүшәмбе
Бүген Кувейт Дәүләте Әмире шәех Сабах әл-Әхмәд әл-Җәбер ас-Сабах үзенең рәсми резиденциясе – “Әс-Сәйф” сараенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне кабул итте.

Әмир республика башлыгын һәм аны озатып йөрүче делегацияне Кувейт җирендә сәламләүгә шат икәнен ассызыклап үтте. Үз чиратында Минтимер Шәймиев бүген Россиядә диннәрне кайтару процессы бара, дип билгеләп узды. 15 ел элек Татарстанда 22 мәчет булса, бүген аларның саны 1100 тирәсе. Кувейт Дәүләте Әмире Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы хезмәткәрләре безнең республика өчен дин кадрлары әзерләү өлкәсендә ярдәм итә ала, дип белдерде. “Без сезгә булышырга һәм көчебездән килгәннең барын да эшләргә әзербез”, - диде ул. Кувейт Дәүләте башлыгы шулай ук аның фикеренчә, Ислам вәкилләре башка диннәргә хөрмәт белән карарга тиеш, аларны дингә түзеп тора алучанлык һәм толерантлык аерып торырга тиеш, дип ассызыклады. Ул шулай ук бүген көн дәвамында Кувейтта үз коллегалары белән очрашкан Татарстан министрлык һәм ведомство вәкилләренә уңышлар теләде.

Дәүләт башлыгы Вакыфлар һәм Ислам эшләре министрына, Кувейт Дәүләте юстиция министры Габдулла Маатук әл-Маатукка Кувейт өчен Татарстанны ачкан, республика турында уңай, әйбәт күзаллау төзәргә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Кувейт Әмире инде Татарстанда булырга өлгергән Габдулла Маатук әл-Маатук республика турында зур мәхәббәт белән сөйләвен билгеләп узды. Кувейт Дәүләте башлыгы шаяртып, инде ике хатыны булган министрны, “үзенә яңа хатын – татар кызы алып кайтсын өчен” яңадан Татарстанга җибәрергә әзер, дип билгеләп узды. Шаяруга кушылып, Минтимер Шәймиев: “Габдулла Маатук әл-Маатукка хатын сайлар өчен без махсус конкурс оештырабыз”, дип билгеләп узды. Моңа җавап итеп, Әмир конкурс үткәрүгә ихтыяҗ юк, чөнки “бездә барысы да ризалык һәм мәхәббәт белән өйләнешә”, диде.

Очрашу ахырында Кувейт Дәүләте Әмире шәйх Сабах әл-Әхмәд әл-Җәбер ас-Сабах Россия дәүләте белән булган дусларча мөнәсәбәтләр белән бик горурлануын белдерде һәм Минтимер Шәймиевтән Россия Президентына иң яхшы теләкләр тапшыруын үтенде. Ул якын арада Россия дәүләте башлыгы белән очрашу нияте турында хәбәр итте. Өстәвенә, Кувейт Дәүләте башлыгы ТР Президенты Минтимер Шәймиев чакыруы буенча Татарстанга килү ризалыгын белдерде.

Татарстан башлыгы Кувейт Дәүләте Әмире шәйх Сабах әл-Әхмәд әл-Җәбер ас-Сабахка “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” юбилей медален һәм канатлы барс җилкәсендә торган бай бизәлгән казан тапшырды. Мондый казаннар Татарстан башкаласында 2005 елның августында узган БДБ башлыклары саммитында катнашкан барлык җитәкчеләргә дә бирелде, дип билгеләп узды.

Бүген ТР Президенты Кувейт Дәүләте Премьер-министры шәйх Нәсер әл-Мөхәммәд әл-Әхмәд әл-Җәбәр әс-Сабах белән дә очрашты.

Бүген ТР официаль делегациясе Казанга кайта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International