Татарстан Президенты 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче галим Мирза Мәхмүтов белән очрашты

2006 елның 4 мае, пәнҗешәмбе
4 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, 1 майда 80 яшен билгеләп үткән Мирза Мәхмүтовны кабул итте. Юбилярны котлаганда, Минтимер Шәймиев бу көннең күпмилләтле республика халкы өчен истәлекле вакыйга булуын ассызыклады. Президент республикадан читтә мәгълүм булган галимнең мәгариф үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте.

Мирза Мәхмүтов хезмәт юлын 1941 елда тракторчы булып эшләп башлый, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1958 елда ул ТАССРның мәгърифәт министры була. Мирза Мәхмүтов министрлык белән 18 ел җитәкчелек итә. Нәкъ шул елларда республикада проблемалы укыту кертелә, проблемалы укыту лабораторияләре, мәктәп-лабораторияләр барлыкка килә, педагогикада актуаль проблемаларны тикшерү өчен фәнни төркемнәр оештырыла. 1959 елда булган укытучыларның III съездында министр укытуны җитештерү хезмәте белән бәйләү нигезендә гомумбелем бирү мәктәбен үзгәртеп коруга багышланган докладны тәкъдим итә. Тормыштан аерылган ун еллык мәктәпләр политехника урта мәктәпләренә әйләндерелә.

1976 елда Мирза Мәхмүтов СССР Педагогика фәннәре академиясенең профессиоанль-техник педагогика фәнни-тикшеренү институтын җитәкли, ә 1992 елда Татарстанның башка галимнәре белән берлектә республикада беренче Фәннәр академиясен төзү юнәлешендә эшли. Ул беренчеләрдән булып Россия-Америка укыту программасы буенча АКШ белән мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне җайга сала, Казанда Татар-Америка көллиятенең беренче ректоры була.

Бу елларда галимнең 520 хезмәте дөнья күрә, аның хезмәтләренең күбесе чит – гарәп, испан, болгар, алман, инглиз, кытай һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Аларның күпчелегендә хәзерге мәгарифнең актуаль проблемалары чагылыш тапкан. Соңгы хезмәтләренең берсе – “Ислам дөньясы” фундаменталь хезмәте ислам дөньясының хәзерге иҗтимагый, икътисади, мәдәни һәм мәгариф проблемаларын анализлауга, Шәрык тарихына, аны татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән багланышына багышланган. РФнең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтов Ленин һәм Октябрь революциясе орденнарына, ике Хезмәт Кызыл Байрак орденына, башка дәүләт бүләкләренә лаек булган.

“Бүген реформалар шартларында без янәдән сезнең хезмәтләрегезгә мөрәҗәгать итәбез, тәҗрибәгезне өйрәнәбез”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Мирза Мәхмүтов ярдәме белән республикада мәгариф югары дәрәҗәгә куелды, күпмилләтле илдә милли мәгариф үсеш алды, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Галимнең күп кенә эшләре милли мәктәпләрдә укучыларны рус теленә өйрәтү проблемаларына багышланган. Президент, республика кешеләре исеменнән халык бәхете өчен фидакарь хезмәтенә рәхмәт белдереп, Мирза Мәхмүтовка “Татарстан каршындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды. Юбиляр, үз чиратында, республика башлыгына үзенең “Ислам дөньясы” китабын тапшырды.

Казан Кремлендәге очрашуда катнашкан ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров юбилярның күп санлы казанышларын билгеләп үтеп, агымдагы елның июнь аенда “мәхмүтов укулары” рәвешендә фәнни-гамәли конференция үткәрергә, шулай ук профессиональ белем бирү педагогикасы һәм психологиясе институтының әлеге уку йортына Мирза Мәхмүтов исемен бирү инициативасына теләктәшлек белдерергә тәкъдим итте.

Әхмәт Мазгаров шулай ук галимнең хезмәтләре җыелмасын бастыра башларга, Мирза Мәхмүтовка “Казанның мактаулы гражданины” исемен бирү турында үтенеч юлларга тәкъдим итте.

Мирза Мәхмүтов Минтимер Шәймиевкә республикада фәнгә ярдәме өчен рәхмәт белдерде, хезмәттәшләренә дә үзара аңлашып эшләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Көчемнән килгәнчә хезмәт куячакмын”, - диде ул сүзен йомгаклап.

Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, галимнәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International