Минтимер Шәймиев сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән тәбрик итте

2006 елның 6 мае, шимбә
6 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөек Җиңүнең 61 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады.

Казан Кремленең Герблар залында узган тантаналы кабул итүгә республика шәһәрләре һәм районнарыннан 70кә якын Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм тыл хезмәтчәне чакырылган иде. Алар арасында Советлар Союзы Каһарманнары Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов, танылган мәдәният эшлеклеләре – артистлар Шәүкәт Биктимеров һәм Вера Минкина, рәссам Харис Якупов, артист Айрат Арсланов, җырчы Мөнирә Булатова һәм башкалар бар.

Тантаналы чара алдыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Казан Кремле янында Татарстан Президенты белән фотосурәткә төште. Республика башлыгы Кремль территориясендә экскурсиядә булган укучылар төркемен дә үзләренә кушылырга чакырды. Балалар бертавыштан ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек теләде.

Тантана республика башлыгы котлавыннан башланды. “Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Бүгенге очрашудан файдаланып, шәхсән үземнең исемнән, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте, күпмилләтле Татарстан халкы исеменнән сезне бөек бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 61 еллыгы белән котлыйсым килә, - диде Минтимер Шәймиев. – Сугыш турында күп сөйләнде, бу хакта бүген дә, киләчәктә дә күп сөйләргә кирәк, чөнки Җиңүнең бәһасе бөек”. Татарстан Президенты кешелек тарихында бүтән мондый сугыш кабатланмасын өчен, бүген бар мөмкин булганны эшләргә кирәклеген ассызыклады. Республика башлыгы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алырга чакырды, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә, бүген Җиңү көне шатлыгын уртаклашкан һәркемгә ныклы сәламәтлек теләде.

Мәртәбәле кунаклар алдында танылган артистлар чыгыш ясады. Алар Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү көненә багышланган җырлар башкарды. Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова, Казан мэры Илсур Метшин котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International