Минтимер Шәймиев “КАМАЗ” ААҖ җитәкчелеген РФ Хөкүмәте бүләге бирелү белән котлады

2006 елның 6 мае, шимбә
РФ Хөкүмәтенең 2006 ел 25 апреле Карары белән “КАМАЗ” ААҖенә сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе бирелгән.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга котлау телеграммасы юллады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Телеграммада, аерым алганда: «Бу - намуслы хезмәт, компетентлык һәм югары профессиональлек һәм предприятиенең һәрбер хезмәткәренең эшкә җаваплы карашы өчен лаеклы бүләк. Бу шулай ук “КАМАЗ” ААҖ җитәкчелегенең, яңа техник чишелешләрне туктаусыз эзләү һәм алдынгы инновация технологияләрен кертү нигезендә, сайлаган үсеш юлының дөреслеген раслау да. Нәкъ менә әлеге юл, “КАМАЗ-Мастер” командасы спортчылары идарә итә торган бөтен дөньяга танылган “мустанглар”ның җиңүе, дөнья сыйфат стандартларына туры килүче заманча продукция чыгаруның ышанычлы нигезе булып тора.

Россия Хөкүмәте бүләгенең завод хезмәткәрләрен яңа казанышларга илһамландырачагына, киләчәктә иҗади эзләнүләр өчен яхшы этәргеч булачагына шикләнмим. Чын күңелдән камазлыларга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Барлык башлангычларда да уңышлар сезгә!”, - диелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International