4 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан республикасында коррупциягә каршы көрәш” һәм “Фән һәм фәнни эшчәнлек турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законнарына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Татарстан республикасында коррупциягә каршы көрәш” Законы белән Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру кысаларында коррупциянең юнәлешләре һәм формалары, бурычлары, принциплары билгеләнә.
“Фән һәм фәнни эшчәнлек турында” Татарстан Республикасы Законына федераль законнар җыелмасы үзгәрү сәбәпле, аныклыклар кертелә.
Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күрәчәк.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.