Минтимер Шәймиев республика районнарында язгы-кыр эшләре белән таныша

2006 елның 2 мае, сишәмбе
2 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан муниципаль районнарында язгы-кыр эшләре белән танышу максатыннан эшлекле сәфәргә китте.

ТР Президентын эшлекле сәфәрдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан юстиция министры Мидхәт Корманов, Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин озатып йөри.

ТР Президенты язгы-кыр эшләре барышы белән танышуын Тәтеш районыннан башлады. Биредә республика башлыгы районның авыллары һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән әңгәмә корды. Бүгенге көндә Тәтеш районының чәчелгән мәйданнары 54-58 процент тәшкил итә. Кышкы көчле салкыннарның уҗымнарга зыяны тимәгән. Район җитәкчеләре яңа техника күп кайтарылу сәбәпле, быел эшләрнең күпкә җайлырак баруын ассызыклады. Язгы-кыр эшләре дә, узган ел белән чагыштырганда, бер атнага алда бара. Очрашуда перспективалы культура рапс игү турында да сөйләшү булды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, республика буенча рапс 150-200 мең гектар мәйданда чәчелсә дә куркыныч түгел, чөнки әлеге культура үзебездә эшкәртеләчәк. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре сүзләренчә, бүгенге көндә Тәтеш районында 300 гаилә терлек үстерергә биналар төзү өчен кредит алуга мохтаҗ.

Минтимер Шәймиев Тәтеш районының иң яхшы хуҗалыкларыннан берсе булган “Путь Ильича” авыл хуҗалыгы кооперативында да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International