Минтимер Шәймиев: “Сез, Чаллылылар булдырасыз!”

2006 елның 30 июне, җомга


30 июньда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Чаллыга эшлекле сәфәре кысаларында "Яңа шәһәр - ЗЯБ" җылылык трассасының яңа тармагын карады. Республика башлыгын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Чаллы мэры Илдар Халиков озатып йөри.


"Яңа шәһәр - ЗЯБ" җылылык трассасын төзү максаты - шәһәрнең бәйсез җылылык чыганакларыннан тәэмин ителә торган иске өлешен чаллы ТЭЦына күчерү. Бу исә шәһәр кулланучылары өчен җылылык энергиясе бәясен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Җылылык белән ТЭЦтан тәэмин ителүче Яңа шәһәрдә яшәүчеләр өчен җылылык энергиясенә тариф бер Гкал.га - 218 сум, ә, әйтик, җылылыкны кечкенә коммуналь котельныйлардан алучы Комсомол районы халкы өчен 576 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта Чаллы ТЭЦдагы җылылык куәте бөтен шәһәрне тәэмин итәргә артыгы белән җитә.


"Татэнерго" башлыгы Илшат Фәрдиев әлеге проектны гамәлгә ашыручылар алдына эшләрне тизләтеп, киләсе ягу сезоны башлануга төзелешнең беренче этабын тәмамлау бурычын куйды.


Бүгенге көндә планлаштырылган 13400 метр үткәргеч торбаларның инде 8 мең метры салынган. Икенче этапта шәһәрнең көньяк-көнчыгыш районының калган өлешен җылылык белән тәэмин итү схемасы җайга салыначак. Проектның соңгы, өченче этабы шәһәрне җылылык белән ышанычлы тәэмин итү өчен җылылык трассасының Чаллы станциясеннән күчү камерасына кадәр 4700 метрлы өстәмә дүртенче тармакны төзүне дә күздә тота. Шунысын билгеләп үтик, җылылык үткәргечләрне төзегәндә, кирәкле таләпләргә җавап бирә торган алдынгы технологияләр кулланыла. Пенополиуретан белән тышланган торбаларны Мәскәүнең "Мосфлоулайн" ЯАҖ фирмасы җибәрә. Мондый торбаларның төп өстенлеге аларда энергия югалуы 1,5 проценттан да артмавыннан гыйбарәт. Гадәттә исә югалту 10-15 процент тәшкил итә. Торбаларның хезмәт итү вакыты 40-50 елгача арта.


Минтимер Шәймиев яңа җылылык үткәргечен төзүне чаллы кешеләре өчен дә, Татарстанның энергохолдингы өчен дә бик мөһим проект, дип атады. "Чаллыда шәһәрнең төрле почмакларында җылылыкка тигез бәяләр булачак, ә иске өлешендә ике тапкыр күбрәк түләргә туры килер иде. Бу - җылылык бәясе арткан шартларда бик файдалы, - дип ассызыклады республика башлыгы. - Бүген бу киләчәккә эшләү дигән сүз. Иң зур шәһәрләребезнең берсендә җылылык бәясе республика буенча уртача алганнан да кимрәк булыр дип әйтергә мөмкин".


Шәһәр мэры башлыгы Илдар Халиков сүзләренчә, гыйнварда чаллылылар җылылык энергиясе өчен агымдагы елның декабренә караганда 2,7 тапкырга кимрәк түләячәк.


Аннан соң Татарстан Президенты Чаллыга эшлекле сәфәре кысаларында "Мастер" Кама индустриаль паркы" ААҖдә булды.


Республика башлыгын Чаллы Илдар Халиков, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры, "Мастер" КИП ААҖ генераль директоры Максим Стеблов, шулай ук ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева озатып йөрде.


Искәртеп үтәбез, "Мастер" КИП 2004 елда ТР Хөкүмәте һәм "КАМАЗ" ААҖ карары нигезендә, "КАМАЗ" өчен автокомпонентлар чыгару буенча икътисади нәтиҗәле производстволар оештыру максатыннан төзелгән. Яңа структурага заводның двигательләр ремонты буенча кулланылмаган мәйданчыклары бирелгән. Бүген "Мастер"да 37 мең квадрат метр мәйданда җитештерү корпусы һәм 8 мең квадрат метр мәйданда административ-көнкүреш бинасы бар. Индустриаль парк машина төзелеше өлкәсендә эшләргә теләүче эшкуарлар белән хезмәттәшлеккә әзер.


Бүген мәртәбәле кунаклар өчен "Мастер" КИП комплексы буенча экскурсия оештырылды. Аның барышында аларга инфраструктураны яңадан торгызу буенча эш алып барылган яңа мәйданнар күрсәтелде. Минтимер Шәймиев "Мастер" КИП территориясендә эшләүче һәм "КАМАЗ" ААҖ автомобильләренә запас частьләр чыгару белән шөгыльләнүче предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты.


"Мастер" КИП генераль директоры Максим Стеблов сүзләренчә, индустриаль парк төзүнең максаты - әзер автомобильләр һәм аларның детальләре производстволарын якынайту. Шуңа күрә "КАМАЗ" ААҖ Кама индустриаль паркы предприятиеләре гарантияле заказлар белән тәэмин итә.


Азактан Минтимер Шәймиев Яр Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында, балалар һәм яшләр иҗаты шәһәр сараен ачуда катнашты.

Әлеге мәһабәт объектка таба атлаганда, республика җитәкчесен, Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиковны, "КамАЗ"ААҖ генераль директоры Сергей Когогинны, ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламовны, ТР яшьләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариевны һәм башка мәртәбәле кунакларны шат күңелле балалар каршы алды. Тантана ачылышында Минтимер Шәймиевка: "Зәвык белән заманча төзелгән зур бина өчен Сезгә зур рәхмәт", - дигән рәхмәт сүзләре бик күп мәртәбәләр яңгырады. Әлбәттә, дистәләгән балалар һәм яшүсмерләр күркәм сәхнә түрендә ил башлыгына, җыр-биюдән торган осталыкларын да тәкъдим итми калмады.

Илдар Халиков Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгать чыгышында: "Меңләгән балаларны берләштерүче, чын мәгънәсендә исеме җисеменә туры килгән зур сарай хасил булуына ярдәм күрсәткәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт", - диде. Шәһәр башлыгы бу йортның фестиваль-конкурслар уздыру урыны булып кына калмыйча, киләчәктә, чын әхлакый тәрбиягә ия булган, төзелешләрдә һәм башка өлкәләрдә чын белгеч булырлык шәхесләр бүләк итәчәгенә инануын белдерде. Минтимер Шәймиев исә шулай ук иҗат сарае һәм балалар чыгышына карата булган хис-кичерешләре һәм хозурлыгы белән уртаклашты. "Сез, Чаллылылар булдырасыз икән!", - диде ул һәм балаларның: "Без шатлык тудырабыз!"дигән шигарен дә хуплады. Аның фикеренчә, әлеге шигаре бик үзенчәлекле. "Кеше хыялсыз яши алмый һәм без һәр хыялны гамәлгә ашырырга тырышабыз!", - диде ТР Президенты. Ул шулай ук бу сарайның 36 ел элек үк төзелә башлавын искәртеп, "Балалар иҗаты өчен мөмкинлекләрне тудыру хыялының күптән яшәп килүенә басым ясады. Президент Чаллының үз аягында нык басып торучы шәһәр булуын ассызыклап, якты киләчәкне тәэмин итүдә һәм биредә иртәгәсе көн өчен тыныч булырга мөмкин икәнен һәм республикада аның чәчәк ат у ч ы шәһәр булуын шәрехләде. "Алга таба да шулай дәвам итәргә!", - дигән шигарен дә яңгыратты ул. Минтимер Шәймиевка исә бәйрәм тантанасында "Изге тылсымчы"медале тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International